Балтач районы (Башкортстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балтач районы (Башкортстан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Балтач районы
Балтач районы
Балтачевский район
Герб
Coat of Arms of Baltachevo rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Baltachevo rayon (Bashkortostan).png
Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Иске Балтач

Нигезләү датасы

1930 ел

Башлык

Галләмов Рәфил

Халык саны (2010)

23 155

Мәйдан

1598 км²

Балтач районы харитада

Сәгать поясы

+6

baltachmr.ru
{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице

Балтач районы (рус. Балтачевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Иске Балтач авылы – Уфадан 220 км ераклыкта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Пермь краендагы Куеда бистәсе (70 км).

79 авылда 20 меңнән артык кеше яши.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле халык урыс миссионерларының һәм алпавытларының җирләренә кул сузуына каршы даими баш күтәргән. 1755 елда Карыш авылы мулласы Батырша Галиев җитәкчелегендә көрәшкә күтәреләләр. Дөрес, аларны бик тиз бастырганнар. Әмма ул эзсез үтмәгән. Русия хөкүмәте мөселман халыкларының күп кенә таләпләре белән килешергә мәҗбүр булган. Якташлары Батыршаның исемен мәңгеләштергәннәр, аның музеен булдырганнар.[1]
Районның яңа тарихы 1930 елның 20 августында башлана. Бөек Ватан сугышы алдыннан районның 108 авылында 49128 кеше яшәгән. 87 колхоз һәм ике машина-трактор станциясе оештырыла. Илебез халкы белән беррәттән, балтачлылар да олы яуга күтәрелә, биредән сугышка 10700 кеше китә. Аларның 5708е чит җирләрдә ятып кала. Күрсәткән батырлыклары өчен 3800 яугир орден һәм медальләргә лаек була, ә Үлмәскол Шакиров һәм Габделхәй Сәетовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Балтачлылар ата-бабалары батырлыгын онытмый. Яу кырларында ятып калганнар истәлегенә куелган обелисклар һәм һәйкәлләр даими игътибар үзәгендә. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан аларның барысы да яңартылды, 3 авылда яңалары ачылды. Барлык мәктәпләрдә музейлар, Дан почмаклары булдырылган.
1950-1980 еллар район өчен олы үсеш чоры була. Колхозлар техник яктан ныгый, кул көче куллану кими. Фермалар, комплекслар төзелә. Социаль өлкәдә дә күп эшләр башкарыла — мәгариф, мәдәният, медицина объектлары, юллар салына. Балтачлыларның шушы дәвердәге фидакяр хезмәте югары бәяләнә — ике йөздән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ә Флүр Галимҗанов, Әхсән Шәрипов, Кадыйм Шәйхлисламов, Нурулла Хафизовлар Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач муниципаль районы республиканың төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы 1598 км² тәшкил итә. Балтач районы Борай, Мишкә, Тәтешле, Аскын, Караидел районнары белән чиктәш.
Район җирләре Тере Танып елгасы бассейнында ята. Авыл хуҗалыгы җирләре районның 63%ын тәшкил итә. 100 мең гектарның 66,5 меңен игеннәр, 12 меңен – печәнлекләр, 21,8 меңе – көтүлекләр тәшкил итә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң эре торак урыннары: Иске Балтач (2009 елда 6,15 мең кеше яши), Сәйтәк (0,88 мең). Районда татарлар, марилар, удмуртлар яши. Сан алу буенча милли состав:

Ел татарлар башкортлар марилар
1970 5,6% 74,9%
1979 6 % 74 %
1989 59,2% 22,1%
2002 14,7% 70% 10,9%

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2002[2]2008[3]2009[4]2010[5]2012[6]2013[7]2014[8]2015[9]2016[10]
24 69523 56923 34521 62320 88920 38519 79119 52119 196

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район аша БорайИске Балтач – Куеда һәм Иске БалтачАскын автомобиль юллары уза. Райондагы юлларның тулаем озынлыгы – 456 км.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү эшен районда 15 урта, 9 төп, 21 башлангыч мәктәптә һәм мәктәпкәчә 13 учреждениедә алып барыла. Шулай ук район үзәге Иске Балтач авылында 87нче һөнәрчелек училищесы эшли. Соңгы елларда 12 гомуми белем бирү мәктәбенә реконструкция үткәрелгән һәм шул исәптән яңалары төзелгән. Район мәктәпләре 216 компьютер, 5 интерактив такта, 22 заманча проектор белән җиһазланган. Барлык мәктәпләр дә ADSL системасы буенча Интернет челтәренә тоташтырылды. Районның 3 мәктәбе 1 миллион сумлык грантлар алуга иреште һәм бу акчалар да мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуга юнәлтелде.
Мәктәпләрдә барлыгы 2920 бала укый. 32 мәктәптә 1315 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Шул ук вакытта 1172 бала башкорт мәктәпләре өчен төзелгән уку-укыту программалары буенча укырга мәҗбүр.

4 мәктәптә 45 бала мари телендә укый, бу барлык мари балаларының 11%ы, тулаем алганда мари телен 14 мәктәптә 357 бала өйрәнә (88,6%). 4 мәктәптә 55 удмурт удмурт телен һәм әдәбиятын өйрәнә, бу районда удмурт балаларының 96,5%ы.[11]

Районда медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтачлыларның сәламәтлеге сагында югары белемле 41 табиб һәм 208 урта медицина хезмәткәре эшли. Үзәк дәваханә, авыл участок дәваханәсе, дүрт авыл амбулаториясе һәм 38 фельдшер-акушерлык пункты булдырылган. Хәзер сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасы күпкә яхшырды. Район хакимияте яшь белгечләрне районга җәлеп итү һәм монда урнашып эшләүләре өчен дә уңай шартлар тудыра.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елдан башлап татар телендә чыгучы «Балтач таңнары» газетасы – бай тарихлы, данлы матбугат басмаларының берсе. Элегрәк "Генераль сызык өчен", «Җиңү байрагы» һәм «Азатлык» исемнәре белән чыга. Бүгенге көндә «Балтач таңнары» татар телендә 6000 данәдә чыгып килә. Райондагы марилар белән удмуртлар да алдырып укый аны.[12]

Редакция каршында мәҗбүри рәвештә башк. «Танып тулҡынҙары» атналык газетасы чыгарыла. Ул 450 данәдә таратыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдуллы Галиев музее
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. 2012 елның 3 февраль көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  3. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  4. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. 2014 елның 2 гыйнвар көнендә тикшерелгән. 2014 елның 2 гыйнвар көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  5. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. 2014 елның 20 август көнендә тикшерелгән. 2014 елның 20 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  6. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 2014 елның 31 май көнендә тикшерелгән. 2014 елның 31 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  7. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 2013 елның 16 ноябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 16 ноябрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  8. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2014 елның 2 август көнендә тикшерелгән. 2014 елның 2 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  9. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. 2015 елның 6 август көнендә тикшерелгән. 2015 елның 6 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  10. Калып:Население/2016AA
  11. Милли белем
  12. Башкортстанның “Балтач таңнары” татар газетасы үзенең юбилеен билгели