Балтач таңнары
Балтач таңнары | |
Балтачевские зори | |
![]() | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы |
Нәшер итүче |
Башкортстан Республикасының «Балтач таңнары» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе |
Баш мөхәрир |
Рөстәм Вәлиев |
Штат корреспондентлары |
14 |
Нигезләнгән |
1931 |
Тел | |
Төп офис |
Русия, Башкортстан, Балтач районы, Иске Балтач авылы, Комсомольская ур., 2 |
Тиражы |
~ 6 мең |
| |
Веб-сайт: http://baltach.ru/ |
Балтач таңнары - татар телендә Башкортстанның Балтач районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. "Матбугатның алтын фонды - 2012" (рус. "Золотой фонд прессы - 2012") бүләге иясе.
1931 елдан башлап чыгучы газета – бай тарихлы, данлы матбугат басмасы . Бүгенге көндә «Балтач таңнары» татар телендә 6 000 данәдә чыгып килә. Райондагы марилар белән удмуртлар да алдырып укый[1]. Редакция каршында башк. «Танып тулҡынҙары» атналык газетасы чыга. Тиражы 450 данә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Генераль сызык очен» — 1931 — 1946 еллар. Баштагы өч елда бу басма күршедәге Тәтешле һәм Аскын районнары халкына да таратыла.
- «Җиңү байрагы» — 1946 — 1991 еллар
- «Азатлык» — 1991 — 2002 еллар
- «Балтач таңнары» — 2002 елдан.
Басмаханә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башта районда типография булмаганлыктан, «Генераль сызык өчен» гәзите Бөредә, аннан соң Борайда басылган.
- 1936 елда район басмаханәсе ачыла.
- 1952 елда иске машиналар алмаштырла.
- 1962 елда линотиплар кайту эшне җиңеләйтә.
- 1998 елда офсет ысулы белән басу гамәлгә керә.
- 1998 елдан район гәҗите компьютерда әзерләнә.
Мөхәрририят
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда бу басмага талантлы мөхәррирләр Хәмит Якупов, Нурислам Нуретдинов, Рафик Бабич, Хәким Шәймөхәммәтов, Әнвәр Әхмәтҗанов, Марс Шәрипов, Әнис Таҗетдиновлар җитәкчелек итә.
2004 елдан баш мөхәррир – Рөстәм Вәлиев.
Иҗади хезмәткәрләр - шагыйрә Аида Хәертдинова, Рифина Нигимаева, Эльза Зараева, Дамир Хәертдинов[2].
Төрле зилзиләле елларда исемнәрен берничә тапкыр алмаштырса да, район гәҗите үзенең төп кыйбласын үзгәртми – район халкына кызыклы һәм эчтәлекле язмалар, теге яки бу вакыйгалар хакында яңалыкларны көне-сәгате белән җиткереп тора.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-08-24
- ↑ Гәҗит сайты
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://baltach.ru/
- http://blt-zori.munrus.ru/smi/main 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар-информ сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Әдәби Башкортстан (рус.)