Эчтәлеккә күчү

Балыклы (Федоровка районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балыклы (Федоровка районы) latin yazuında])
Балыклы
Халык саны 754 (2002, Җанисәп), 754 (2009, Җанисәп), 677 (2010, ҖанисәпEdit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 53°5'39.8"тн, 55°18'27.4"кнч
Почта индексы 453296 Edit this on Wikidata
Карта

БалыклыБашкортстанның Федоровка районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 677 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Балыклы авыл биләмәсе Федоровка районында иң эре һәм иң нәтиҗәле үсешүче административ берәмлекләрдән санала. Аңа караган биш авылда (Балыклы, Әтәч, Петровка, Ивановка һәм Полыновка) меңнән артык кеше гомер кичерә.[2]

Балыклы авыл биләмәсенә караган торак пунктларда халык санының кимүгә түгел, елдан-ел артуга таба баруы очраклы түгел. Эш шунда — биредә производство һәм социаль объектлар ничек булган, барысы да сакланып калган һәм куәтләрен арттырып, яңалары белән дә тулылана бара. Әйтик, агымдагы елда гына хуҗалык базасында нефть сәнәгате тармагы өчен заманча торба бөгү предприятиесе — “Стрела” җәмгыяте сафка керде. Әлегә биредә 15 кешегә эш урыны булдырылса, предприятиенең икенче чиратын файдалануга тапшырганнан соң янә 50 кеше югары хезмәт хакы түләнүче эш урыннарына ия булачак. Соңгы чорда авыл биләмәсенә караган торак пунктларда ачылган яңа кибетләр, киосклар саны да дистәгә якынлашкан. Гомумән, Балыклы биләмәсен бүген куәтле авыл хуҗалыгы җитештерү ширкәтләре, ике мәктәбе, ике мәдәният йорты, ике китапханәсе, ике медицина пункты, балалар бакчасы, мәхәлләләре, кибетләре, почтасы булган, икътисади яктан да, социаль өлкәдә дә иркен сулыш алып яшәүче административ берәмлек дияргә тулы нигез бар.

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[1]
754 754 677
  1. 1,0 1,1 Башкортстан Республикасы торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-06-04 
  2. Урамнары балкып тора, чишмәләр җырлап ага! (2012)(үле сылтама)
  3. 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..