Балымер
Балымер | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Полянское сельское поселение[d][1][1] |
Почта индексы | 422846 |
Балымер — Татарстан Республикасының Спаск районындагы авыл.
Халык саны — 156 тирәсендә. Почта индексы — 422846.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл бик борынгылардан: Идел буе Болгары чорында ук нигезләнгән. Руслар 17 йөзнең 2 нче яртысында килеп урнаша. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек кенәз Баратаевларның крепостнойлары) катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, поташ заводы өчен чимал әзерләү белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Балымерда зимства мәктәбе, зур пар (1874 тә төзелә), 3 җил һәм 1 ярма ярдыру тегермәне, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете, пристән эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 336 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә. 1920 дән — ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Спас (1935-91 дә — Куйбышев) районында.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | ||||||||||||
1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
539 | 890 | 1085 | 1690 | 1379 | 936 | 644 | 548 | 405 | 271 | 171 | 184 | 156 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.3 °C | -10.4 °C | -5.4 °C | 5.5 °C | 14.3 °C | 19 °C | 20.9 °C | 18.5 °C | 12.8 °C | 5 °C | -3.9 °C | -9.5 °C | 4.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[3]
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халкының төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек асрау.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башлангыч мәктәп.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Клуб. Китапханә.
Археологик истәлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл янында Балымер археологик комплексы сакланган.
Шулай ук кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.