Бал корты бете
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Бал корты бете | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Braula coeca[1] |
---|---|
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Браула[d][1] |
Таксонның халык атамасы | Bee Louse[2] |
![]() |
Бал корты́ бете́ (Braula coeca) - браулидлар семьялыгындагы чебен.
Гәүдәсе ялтыравыклы, кызгылт-көрән төстә, озынлыгы 1,4-1,5 мм, мыекчыклары саргылт төстә, кара төкләр белән капланган, кырыйда күзләре һәм канатлары юк. Киң таралган. Бал кортында (еш кына ана корт һәм эшче кортларда) паразитлык итә, эшче кортларның ана кортны һәм нәселне туендырыр өчен җыйган азыклары белән туклана. Бер умартада 75 ләп чебен булырга мөмкин. Йомыркасын кәрәз капкачларына сала; личинкасы балавыз һәм андагы серкә белән туена.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.