Эчтәлеккә күчү

Барбадоста ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барбадоста ислам latin yazuında])
Барбадоста ислам
Дәүләт  Барбадос
Бу мәкалә Ислам турында

Барбадоста ислам (ингл. Islam in Barbados, гарәп. الإسلام في باربادوس‎) ― азчылык дине. Ил халкының (287 мең кеше, 2019 елга) 1,5 % ы (4000нән артык кеше) – мөселманнар[1], аларның күбесе Һиндстанның Гуҗарат штатыннан күчеп килгән мөһаҗирләр яки мөһаҗирләрнең нәселе. Гайана, Тринидад, Көньяк Азия һәм Якын Көнчыгыштан күчеп килгән мөселманнар, шулай ук 200гә якын җирле мөселман үсеп килүче мөселман җәмгыятенең төп өлешен тәшкил итә.

Барбадос халкының 90 проценты (бэдженз дип аталучы кешеләр) ― XVII гасыр ― XIX гасыр башында Африкадан китерелгән (афро-бэдженз), нигездә, шикәр плантацияләрендә эшләгән колларның токымнары. Халыкның калган өлеше европалылар (евро-бэдженз), азиялеләр, индуслар һәм мөселманнар төркемнәрен, шулай ук Якын Көнчыгыштан (нигездә, Сирия һәм Ливаннан) чыккан (гарәп-бэдженз) йогынтылы төркемне үз эченә ала. Барбадостагы дин тотучыларның зур күпчелеге – христианнар (ил халкының 23,9 % ы – англикан чиркәве тарафдарлары, 2019 елга; католиклар, илленчеләр, Яһвә шаһитләре, Җиденче көн адвентистлары чиркәве тарафдарлары). Рәсми дәүләт дине булган англикан чиркәве, ил бәйсезлеккә ирешкәннән соң, Барбадос парламенты тарафыннан әлеге статустан мәхрүм ителгән. Барбадос дөньяви дәүләт дип санала, Барбадос Конституциясе дин иреген гарантияли, дин билгеләре буенча дискриминацияне тыя [2].

Барбадостагы азчылык диннәргә Һинд дине, ислам, Бәһаи, яһүд дине керә.

Барбадос ислам оешмалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барбадоста дүрт мәчет (Jama Mosque, Madina Mosque, Makki Masjid, Masjid An-Noor), Ислам академиясе (Islamic Academy of Barbados) [3], Ислам институты (Darul Imaan Institute), бер мөселман мәктәбе (Al-Falah Muslim Schoo) һәм башка ислам оешмалары (Barbados Muslim Association, Institute of Islamic Propagation and Thought, Medinah Foundation, Islamic Teaching Center) бар.

Барбадос мөселманнары паспорт өчен фоторәсемгә яланбаш төшү таләбенә каршы чыга. Хөкүмәт фикеренчә, бу чара бары куркынычсызлык күзлегеннән генә кабул ителгән [2].

Тышкы рәсемнәр
Барбадосның Җамигъ мәчете фотосурәтләре

Барбадосның иң зур мәчете ― Җамигъ мәчете (Jama Masjid Barbados) ил башкаласы Бриджтаунда(ингл.), диңгез портыннан көнчыгышка таба берничә минутлык юлда урнашкан. 1949 елда 622 кв. м мәйданлы җир участогы сатып алына. Мәчет Мөхәммәд Йосыф Дегиа (Mohammad Yusuf Degia) тарафыннан төзелгән. Мәчет рәсми рәвештә 1951 елның 26 гыйнварында ачыла. Мәчетне, киңәйтү максатыннан, 1980-елларда үзгәртеп коралар. Мәчетнең яшел пыяла тәрәзәләре Алманиядән китерелгән. 1951 елда бина 95 дин тотучыга исәпләп төзелсә, 1980-елларда зурайтылгыннан соң, 528 гыйбадәт кылучыны сыйдыра [4][5].

Тышкы рәсемнәр
Барбадос Мәдинә мәчете

Мәдинә мәчете (Madina Mosque) шулай ук Бриджтаунда урнашкан. 1957 елның февралендә ачылган [4] мәчетне 2020 елның 25 гыйнварында Барбадос Милли Фонды «тарихи бина» дип игълан итә [6].

  1. "2008 Report on International Religious Freedom,” Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor, Under Secretary for Democracy and Global Affairs, United States Department of State, September 2008.
  2. 2,0 2,1 International Religious Freedom Report 2017 Barbados, US Department of State, Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor. PD-notice
  3. Islamic Academy of Barbados, archived from the original on 2007-10-10, retrieved 2022-01-04 
  4. 4,0 4,1 Barbados Today Traffic. #BTColumn – History of Muslim prayer, Barbados Today (17 March 2021).
  5. Барбадос Җамигъ мәчете
  6. Mosque Now Bears Barbados National Trust Plaque, The Barbados Advocate (26 January 2020).