Барбадоста Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барбадоста Һинд дине latin yazuında])

Һинд дине Барбадоста азчылык дине булып тора, аны халыкның 0.46%-ы тота.[1]

Демографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елда Һинд дине тарафдарлары халыкның 0.24 %-ы булган, 2000 елда ул 0.34 %-га кадәр үскән.[2] Шуннан соң ул 2010 ел халык санын алудан соң салмак кына 0.46%-ка кадәр үскән.[1]

Ел Һинд дине тарафдарларының саны Һинд дине тарафдарларының проценты Процентларда арту
1990 603 0.24%
2000 840 0.34% +0.1%
2010 1055 0.46% +0.12%

Барбадоста күпчелек Һинд дине тарафдарлары Сент-Майклда һәм Крайст Чёрчта яшиләр. Гәрчә Көнчыгыш Һиндлеләр Барбадосның бары тик 1.3 %-ын тәшкил итсәләр дә, Барбадослыларның бары тик 0,46%-ы Һинд дине тарафдарлары.[1]

  • Вакланмалы саннарда нокта белән вакланмалы өлеше бүленеп күрсәтелгән

Хәзерге Җәмгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барбадоста Һинд дине тарафдарлары күбесенчә якынча 80 Синдхи гаиләсеннән гыйбарәт. Шуларның һәрберсенең өй изге урыны бар. Күп еллар буена Синдхилар Һинд динен өйдәге изге урыннарында тотканнар, монда һәрбер Һинд дине Илаһына, һәм шулай ук Бхагавад Гита укыла. Башка китаплар да укыла, мәсьәлән, Гуру Грантх Сахиб. Барбадоста Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Беастан Махараҗ Чарансингһҗи тарафдарлары (Пәнҗабта Амритсарның районы), Шри Сатья Саи Баба яки Садху Васвани тарафдарлары. Бу вегетарианнар һәм алкоголь эчмәүчеләр җәмәгате.[3]

Уэлчеста Сент-Майклда Һинд дине гыйбадәтханә бар.[4] Барбадоста Һинд дине тарафдарлары Холи яки Пхагваһ кебек Һинд дине фестивальләрен бәйрәм итәләр.[5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-01-18, retrieved 2019-02-23 
  2. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-02-05, retrieved 2019-02-23 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-01-09, retrieved 2019-02-23 
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-06-05, retrieved 2019-02-23 
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-06-05, retrieved 2019-02-23