Барис Зиннәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барис Зиннәтуллин latin yazuında])

Барис Сибгатулла улы Зиннәтуллин 1935нче елның декабрендә Мәскәүдә туган. Әтисе - Буа районының Аксу авылыннан. Гаиләдә ир бала тугач, әтисе белән әнисе икәүләп тә, туганнары белән киңәш тотышып та балага исем эзләгәннәр. Ниһаять, исем табылган:ир бала ата кешенең варисы бит инде ул. Димәк, исеме дә Варис булыр...
Әнә шулай хәл итеп, Загс бүлегенә баралар. Ә ул елларда, бигрәк тә Мәскәү каласында, метрикә кагәзен урыс кешесе тудыра инде ул.Менә шул кешене Варис урынына Борис дип, Сибгатуллович урынына Семенович дип язып куя. Өйгә кайтып туу турындагы таныклыкны ачып карасалар, Борис Семенович Зиннәтуллин атлы малайлары барлыгын беләләр...
Бөек Ватан сугышы башлангач Аксу авылына кайталар. Һәм ул җидееллык белемне Аксу авылында ала. Җиденче классны тәмамлагач Казан педагогика училищесында укый.Аны тәмамлап берничә ай гына укыта да Армия сафларына алына. Армия сафларыннан кайткач, аңа озак укытырга туры килми, ул Буага “Байрак” газетасы тепографиясенә күчә. Шул көннән башлап ул үзенең хезмәт юлын журналистикага багышлый. Алдан Буада “Байрак” газетасында , аннары Апаста “Йолдыз” газетасы типографиясендә баш редактор булып эшли.
1970нче елда Казанга күчәләр. Шул көннән башлап гомеренең соңгы көненә кадәр Татарстан радиосында эшли.
“Баш очында якты йолдыз...”
Озак еллар буе Татарстан радиосында журналист булып эшләгән Барис Зиннәтуллинның бу җыентыгына нечкә күңел дөньясын чагылдырган лирик шигырьләре, җылы юмористик хикәяләре туплана.
Барис Зиннәтуллин 1992нче елның сентябрендә вафат була.