Бари Габдрахманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бари Габдрахманов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бари Габдрахманов - Советлар Берлеге каһарманы
Bari Gabdrakhmanov.JPG Документлар буенча: Бари Галеевич Габдрахманов
Туу датасы: 25 май 1912(19120525)
Туу урыны: Кармыш, Чирмешән районы, Татарстан, Русия
Үлем датасы: 23 гыйнвар 1944
Үлем урыны: Кировоград, Украина
Милләте: татар
Армиясе: Совет Армиясе, артиллерия
Армиядәге вакыты: 1941 – 1944
Дәрәҗә: кече сержант
Армия бүлеге: 233-нче полк < 95-нче дивизия < 5-нче армия < 2-нче Украин фронты
Катнашкан сугышлар: Бөек Ватан сугышы
Бүләкләре: Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены


Бари Гали улы Габдрахманов (1912-1944) – Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бари Габдрахманов 1912 елның 25 маенда Кармыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 елның октябреннән. 2нче Украина фронтында сугышкан. 1944 елның 15 гыйнварында 233нче гвардия артиллерия полкының орудие төбәүчесе кече сержант Бари Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы янындагы бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурм орудиесен һәм ике пулеметын сафтан чыгара. Орудие коручысы белән икәү калып, соңгы снәрәт беткәнчегә кадәр ут алып бара, ә аннан соң автоматтан һитлерчыларны кыра. Бу сугышта кече сержант Бари Гали улы Габдрахманов авыр яралана һәм 1944 елның 23 гыйнварында аның гомере өзелә. Кировоград шәһәрендә Мәңгелек Дан Пантеонында җирләнгән.

Командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк төстә башкарган, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге Указы белән кече сержант Бари Гали улы Габдрахмановка, үлгәннән соң, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]