Барый Еналиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барый Еналиев latin yazuında])
(Бари Еналиев битеннән юнәлтелде)
Барый Еналиев
Туган 15 июнь 1914(1914-06-15)
Мазарлы, Күзнәй өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлгән 10 декабрь 1982(1982-12-10) (68 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939-41 елларда Бакыда заводта слисер булып эшли. 1941 елның июленнән Кызыл Армиядә. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 694-нче укчы полк автоматчысы (33-нче армиянең 383-нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2-нче, 3-нче һәм 1-нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү сугышында (1941-42), Ржев-Вязьма, Смоленск (1943) һөҗүм операцияләрендә, Белоруссия һәм Польшане азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша. 1945 елның 24 апрелендә Шпрее елгасын кичеп, Радинкендорф (Алмания) торак пункты тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәтә: бер төркем сугышчылар белән дошманның ут ноктасын бастыра һәм, төп көчләр килгәнче, яуланган плацдармны кулда тота. Сугыштан соң Бакы шәһәрендә эшли. 

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр белән бүләкләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000;
  • Золотые Звёзды Азербайджана. Баку, 1975;
  • Герои и подвиги. Саратов, 1976. Кн. 3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]