Бари Рәхмәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бари Рәхмәт latin yazuında])
Бари Рәхмәт
Туган телдә исем Бари (Габделбари) Сибгатулла улы Рәхмәтуллин
Туган 29 май 1897(1897-05-29)
Урал губернасының Гурьев өязе (хәзерге Казакъстанның Гурьев өлкәсе) Җилая Коса поселогында
Үлгән 26 май 1957(1957-05-26) (59 яшь)
Һөнәре шагыйрь

Бари Рәхмәт (Бари (Габделбари) Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) – татар совет балалар поэзиясенең күренекле вәкиле.

Бари Рәхмәт 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасының Гурьев өязе (хәзерге Казакъстанның Гурьев өлкәсе) Җилая Коса дигән поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән үк Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр языштыргалый. 1914 елда Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»да (1913—1918) яшүсмер егетнең «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан башлап Б. Рәхмәт бу журналның даими авторларыннан береснә әйләнә.

Бөек Октябрь революциясеннән соң Б. Рәхмәт, Кызыл Армия сафларына алынып, 1918—1921 елларда Казандагы татар запасной батальонында хезмәт итә, 1919 елдан Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелеп, анда әдәби бүлекне җитәкли. Бер үк вакытта ул иҗат эшен дә ташламый, үзе хезмәт иткән «Кызыл Армия» газетасында һәм шул елларда Казанда чыккан башка матбугат органнарында («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») революцион көрәш пафосы белән сугарылган патриотик шигырьләрен һәм үткен сатирик әсәрләрен бастыра.

1921 елда армия сафыннан демобилизацияләнгәч, Б. Рәхмәт туган якларына кайта һәм 1932 елга кадәр шунда яши. 1932 елда гаиләсе белән бөтенләй Казанга күчеп килеп, төзү трестларының берсендә гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. Озак кына вакыт язмый торганнан соң, 1939 елдан башлап, «Чаян» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында аның сатирик һәм лирик шигырьләре яңадан күренә башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда, Б. Рәхмәт фронтка китә, Украинада, Молдавиядә, Болгария һәм Маҗарстан җирләрендә барган сугыш-ларда катнаша, 1945 елның февралендә яраланып, госпитальдә ятып чыга, аннан шул елның җәенә кадәр 3 нче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысы» редакциясендә хәрби мөхбир булып хезмәт итә.

Шагыйрьнең сугыш чоры лирикасында һәм сугыштан соң олылар өчен язган әсәрләрендә иҗатының нигезендә яткан халыкчан табигыйлек, нечкә юмор белән сугарылган шигъри фикерләү һәм тасвирлау үзенчәлекләре тагы да ачыларак төшә. Аның «Исән булсак, бетмәбез» (1943), «Без кайтырга чыктык» (1945), «Сугыш беткәч» (1945), «Бармагыңа акча түлим» (1946), «Әби белән бабушка» (1949), «Тәмәкене ничек ташларга» (1955) кебек лирик һәм юмористик шигырьләре шул чор татар поэзиясенең матур үрнәкләре булып санала. Шагыйрьнең лирик, юмористик һәм сатирик шигырьләренең шактый зур өлеше 1957 елда басылып чыккан «Шигырьләр» исемле җыентыгында урын алган.

Илленче еллардан башлап Бари Рәхмәт үзенең бай тормыш тәҗрибәсен һәм шигъри талантын яшь буынны — балаларны тәрбияләүгә багышлый. 1949 елда аның кече яшьтәге балалар өчен махсус язылган «Кем көчле» һәм «Укыйсым килә» исемле ике китабы басылып чыга. Шуннан соңгы кыска гына вакыт эчендә (19501957) янә алты җыентыгы дөнья күреп, Б. Рәхмәт тиз арада балаларның иң яратып укыла торган язучысына әверелә.

Б. Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре тематик байлыгы, форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләренең нәниләр табигатенә ярашлы, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән җәлеп итәләр.

Бари Рәхмәт үзенең шигъри сәләте тәмам ачылып җиткәндә, 1957 елның 26 маенда кинәт вафат булды.

Ул 1952 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986