Барское

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барское latin yazuında])

Ба́рское күле - Көнбатыш Кама аръягындагы күл. Идел елгасының биек террасасында, Спас районы Отрада авылының көньяк-көнчыгыш читендә урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 3,6 га. Су күләме 36 мең м³. Озынлыгы 400 м, иң зур киңлеге 160 м, уртача тирәнлеге 1 м, иң зур тирәнлеге 2,1 м. Күл казанлыгы ясалма казылган. Суы җиңелчә минеральләшкән, бик йомшак (катылыгы 1,5 мг-экв/л), болганчык, сары төстә, иссез, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]