Бартер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бартер latin yazuında])

Бартер - сәүдә итүнең акча түләмичә үзара әйберләр алмашуга нигезләнгән бер төре. Мондый очракта алмашына торган әйберләрнең чагыштырма күләмнәре, кагыйдә буларак, продукция сыйфатына, базардагы бәяләренә һәм алмашына торган әйберләрне китерү-тапшыру шартларына карап билгеләнә. Алыш-биреш килешүе илдә җитештерү бик нык кимегәндә, товарларга кытлык булганда, гамәлдәге икътисади элемтәләр какшаганда, бурычларны түләү мөмкинлеге булмаганда һәм акча кадерсезләнгәндә, кыйммәте төшкәндә кулланыла.