Барый Габитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барый Габитов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Барый Габитов
Туган 1909
Имангул, Учалы районы
Үлгән 1991
Имангул, Учалы районы, Башкортстан
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d]
Һөнәре Санинструктор
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә старшина[d]

Габитов Барый Касыйм улы (1909 ел — 1991 ел[1]) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, санинструктор, медицина хезмәте гвардия старшинасы. II дәрәҗә Ватан сугышы (1985) һәм Кызыл Йолдыз (1945) орденнары кавалеры; «Батырлык өчен» (1942), «Хәрби хезмәтләре өчен»[2] медальләре белән бүләкләнгән.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барый Касыйм улы Габитов 1909 елда хәзерге Башкортстанның Учалы районы Имангул авылында туа. 1941 елның 5 декабрендә Учалы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. 60 нчы гвардия атлы полкының 2-нче эскадронында санинструктор булып хезмәт итә башлый[3]. «Хәрби хезмәтләре өчен» медаленә тәкъдим ителгән награда кәгазендә Габитов Барый Касыйм улының батырлыгы турында болай дип әйтелә:

« Габитов Барый Касыйм улы 1942 елның 25 ноябрендә Аржановское авылы районында суғыш яланынан авыр яралы 51 солдатны алып чыга һәм 28 солдатның ярасын бәйли»

Одер елгасыннан алып Алманияне тулысынча җиңгәнгә кадәр иптәш Габитов авыр яралы солдат һәм офицерларны җыю пунктларыннан беренче медицина ярдәме күрсәтү пунктларына алып бару эшендә кыюлык һәм инициатива күрсәтте. Сугышның теләсә кайсы шартларында куркынычтарга карамый ул яралы солдатлар һәм офицерларга оста медицина ярдәме күрсәтә һәм аларны тиз арада беренче медицина ярдәме пунктларына озата, бу үз вакытында табип ярдәмен күрсәтүгә мөмкинлек бирә. Күп яралылар аңа гомерләре өчен бурычлы.

1945 елның 20 апрелендә Леонберг районында ул суғыш кырыннан 17 авыр яралы солдатны, шул исәптән 2 офицерны алып чыга. Креммен янында суғыш кырыннан беренче медицина ярдәме күрсәтеп, 11 яралы солдатны алып чыга.

1945 елның 28 апрелендә Бранденбург өчен барган сугышларда дошман һөжүменең көчле уты астында суғыш кырыннан ике авыр яралы офицерны алып чыга һәм беренче медицина ярдәме пунктына озата.

»

Бу кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен Габитов Барый Касыйм улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Габитов Барый Касыйм улы 1991 елда Башкортстан Республикасының Учалы районы Имангул авылында вафат була, шунда җирләнә[4].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл Йолдыз ордены (1945)
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
  • «Хәрби хезмәтләре өчен» медале (1942)
  • «Батырлык өчен» медале
  • «Берлинны алган өчен» медале
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» медале

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]