Барый Шәвәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барый Шәвәлиев latin yazuında])
Барый Шәвәлиев
Туу датасы 4 март 1925(1925-03-04)
Туу урыны ТАССР Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылы
Үлем датасы 23 июнь 1944(1944-06-23) (19 яшь)
Үлем урыны Беларусия
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, кече сержант
Җитәкчелек иткән отделение командиры
Бүләкләр һәм премияләр II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Байрак ордены

Барый Шәвәлиев (Барый Гани улы Шәвәлиев) — гвардия кече сержанты, 1944 елның 23 июнендә А. Матросов батырлыгын кабатлаган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. Шәвәлиев бюсты. Сынчы Ахунов М.М. 1997
Амбразурага ташланучы сугышчы

1925 елда Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында туган. Түбән Тегермәнлек мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, Югары Тегермәнлек (әнисе Миңҗиһанның туган авылы) җидееллык уку йортына йөри башлый. 7 еллык мәктәпне уңышлы тәмамлый (1939). Язуы матур булганга, мәктәпне тәмамлагач, аны Карл Маркс колхозына (Түбән Тегермәнлек авылы) хисапчы ярдәмчесе итеп алалар.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисенең сугышка китеп һәлак булуы Барыйга да нык тәэсир иткән.
1943 елның 7 гыйнварендә Совет Армиясенә алына. 11- армиянең 16- корпусының 31- гвардия дивизиясенең 95- укчы полкының 5- ротаның 3- взводында хезмәт итә. Батырлык кылган вакытта кече сержант дәрәҗәсендә отделение белән җитәкчелек иткәне мәгълүм.

1944 елның 23 июнендә Совет гаскәрләре «Багратион» операциясен башлый. Беларуснең Витебск өлкәсен азат иткәндә, Осинторф авылы янында, кече лейтенант Иван Ильченко белән бергә Барый Шәвәлиев тиңдәшсез батырлык ясап һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирәләр. Иван Ильченко күкрәге белән каплагач, тынып калган дошман уты яңадан ата башлый. Барый Шәвәлиев фашист дзотына таба шуышып, ядрәләр яңгырын үтеп, амбразурага ташлана һәм аны күкрәге белән каплый.

Батырлыгы турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

31- гвардия укчы дивизиясенең сәяси бүлек начальнигы, командир урынбасары подполковник Рождественский донесение җибәрә:
“....Гвардия сержанты Барый Гани улы Шәвәлиев, 95- гвардия укчы полкы сугышчысы. Аны бөтен полк белә. Ул 1943 елның 7 январендә Кызыл Армия сафларына басты. Барый безнең җирдә немецлар эшләгән вәхшилекләрне күп ишетте һәм явыз дошманнан үч алу өчен, фронтка эләгү турында хыялланды.
Ниһаять , аның бу хыялы тормышка ашты.
1944 елның 23 июнь иртәсендә көчле артиллерия канонадасы немец илбасарларын газиз илебездән куып чыгару өчен хәлиткеч һөҗүмнең башлануын белдерде. “Ватан өчен алга!” дип кычкырды кемдер. Бу вакытта яшь сугышчыны ниндедер ярсулы көч биләп алды. Мөгаен, батальондагы барлык сугышчылар кичергәндер бу тойгыны. Алда дошман амбразурасы. Амбразурадан ыжгырып яуган давыллы ут безнең частьларның алга баруын тоткарлады. Күп уйларга вакыт юк иде инде. Бер минут атаканың язмышын хәл итәчәк. Карар нык. Кыю гвардияче үлемгә куркусыз караш ташлап, фашист дзотына таба шуыша һәм пулялар яңгыры үтеп амбразурага ташлана. Дошман пулеметы геройның канына төелде. Кыю сугышчы Шәвәлиевнең батырлыгы белән рухланган батальон ярсулы ташкын булып алга ыргылды һәм үз юлында пуля, приклад һәм штык ярдәмендә барысын юк итеп , немецларны үз ныгытмаларыннан куып чыгарды...”

Барый Шәвәлиев Витебск өлкәсенең Орша районы Ольховка авылыннан 400 метр көнбатышта 59- номерлы туганнар каберлегендә күмелгән була, соңрак бу каберлек Осинторфка күчерелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Татарымның батыр улы-
Шәвәлиев Барый
Ярты гасыр араларны үтеп
Һәйкәленнән карый,
Унтугыз ла яшьтә калган
Шәвәлиев Барый,
“Нинди икән яңа буын?” диеп,
Яшьләр, сезне барлый.
Карый, барлый...Бергә киткән
Яшьтәшләр дип таный.
“Безнең өчен дә сез яшәгез”, -ди
Шәвәлиев Барый.» (Шәүкәт Галиев)[4]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шамил Рәкыйпов. Чәчәкләр сөйли белә (документаль бәян). Казан, 1967.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]