Батайск
| Батайск | |
|---|---|
| рус. Батайск | |
| Байрак[d] | |
| Нигезләнү датасы | 1769 |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Батайский район[d] |
| Административ-территориаль берәмлек | Ростов өлкәсе |
| Сәгать поясы | UTC+03:00 |
| Халык саны | 124 987 (1 гыйнвар 2024)[1] |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 5 метр |
| Кардәш шәһәр | Сремски-Карловси һәм Нови-Бечей |
| Мәйдан | 77,68 км² |
| Почта индексы | 346880–346884 |
| Рәсми веб-сайт | батайск-официальный.рф |
| Җирле телефон коды | 86354 |
| Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |

Батайск (рус. Батайск) — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Ростов өлкәсенең халык саны буенча алтынчы шәһәр. Тындагы Ростовның иярчен шәһәре.
Исем чыганагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Батайск атамасы «Батыйсу» исемле кече елга исеменнән чыккан.[3]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр Койсуг елгасында, Тындагы Ростовдан 15 километр көньяктарак урнашкан. Тимер һәм автомобил юллар төене.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1779—1780 елларда казаклар тарафыннан нигезләнә.
1925 елда шәһәр тибындагы бистә, ә 1938 елда — шәһәр статусы бирелә.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 27 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 7 февралендә азат ителә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| 1897[4] | 1926[4] | 1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[2] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~14 000 | ~23 000 | ~48 000 | 65 158 | 85 306 | 90 123 | 91 930 | 107 438 | 111 856 |
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Милләт | 2002[10] | 2010[11] |
|---|---|---|
| руслар | 88,6% | 90,6% |
| әрмәннәр | 2,9% | 2,5% |
| украиннар | 2,3% | 1,5% |
| кореялылар | 1,7% | 1,4% |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Монтаж әзерләнмәләре заводы, энергомеханика заводы, тимер-бетон күпер корылмалары заводы, кирпеч заводы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләренең ширкәтләре.
Төзелеш җиһазларын ремонтлау, автокраннарны, автотагылмаларны җитештерү һәм ремонтлау ширкәтләре.
Батайск — Ростов сәнәгый төененең тимер юл йөкләрен сортлау үзәге. Россия көньягында металл ватыкларын җыя торган иң эре пункты.
Югары уку йортлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия дәүләт иҗтимагый университетының филиалы
- Ростов дәүләт икътисади университетының филиалы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2024 года — Росстат, 2024.
- 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-05
- ↑ http://www.xn----7sbabb9bafefpyi3bm2b9a2gra.xn--p1ai/about/detail.php?ID=425
- 1 2 3 архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2013-12-05
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-12-05
- ↑ Национальный состав и владение языками, гражданство. Кн.1: Статистический сборник /Ростовстат/ – Ростов н/Д, 2013 – 375 с. (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-14, retrieved 2013-12-05
