Баттулга Халтмаагийн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баттулга Халтмаагийн latin yazuında])
Баттулга Халтмаагийн
Монголия байрагы 5нче Монголия президенты
Вазыйфада
2017 елның 10 июле – 2021 елның 25 июне
Аңа кадәр Элбэгдорж Цахиа
Дәвамчысы Ухнаагийн Хүрэлсүх
Туган 3 март 1963(1963-03-03) (61 яшь)
Монголия, Улан-Батор

Баттулга Халтмаагийн[1], Баттулга Халтмаа (монг. Халтмаагийн Баттулга, 1963 елның 3 марты, Монголия, Улан-Батор) — Монголия сәясәтчесе, эшкуар-миллиардер, спортчы (самбо, дзюдо), алган белеме буенча рәссам-монументчы, Монголиянең атказанган спортчысы (1995), министр, Монголия байрагы Монголия президенты (2017 елның 10 июленнән 2021 елның 25 июненә кадәр).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның 3 мартында Улан-Баторда гаиләдә икенче бала булып туган. Әтисе чыгышы белән Баянхонгор аймагы Баянцагаан сомоныннан, әнисе шул ук аймакның Гутуур сомоныннан. Гаиләдә апасы һәм энесе бар. Улан-Баторның 34нче урта мәктәбен, сынлы сәнгать укуханәсен «рәссам-монументчы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1982). Инглиз, рус телләрен өйрәнгән. Әтисе монгол милли көрәше буенча тренер булып эшләү сәбәпле, улына көрәш белән шөгыльләнергә һәм 1979 елдан башлап ил җыелмасы составында ярышларга чит илләргә чыгарга да мөмкинлек ачыла. Дөнья чемпионатларында катнашып, алтын (1983, Киев), көмеш (1986, Сен-Жан-де-Люз, Франция) медальләр алгач, Улан-Баторда 3 бүлмәле фатир, Дөнья кубогында (1989) җиңгәч, 4 бүлмәле фатир бирелә.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны Ц. Энхтуяа, «Нүүделчин» ширкәте директоры.
Икенче хатыны Анжелика (Олеся) Даваин, милләте буенча рус булган Монголия ватандашы[2].
ике (вариант: дүрт) ир балалары (2 мәртәбә игезәкләр) бар.

Спорт күрсәткечләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт бүләкләре
Дөнья чемпионатлары
Алтын Киев, ССРБ 1983 (52 кг)
Көмеш Сен-Жан-де-Люз, Франция 1986 (52 кг)
Көмеш Мәскәү 1990 (57 кг)

Әтисе Халтмаа монгол традицион көрәше буенча тренер була, һәм шул рәвешле Баттулга көрәшеп үсә. Баттулга 1979—1990 елларда көрәш буенча Монголия җыелма командасы әгъзасы була. Көрәш Баттулгага монголлар өчен чит илгә чыгу тыелган чорда чит илгә чыгу мөмкинлеге бирә. 1995 елда «Монголиянең атказанган спортчысы» исеме бирелә, 2006 елда Монголия дзюдо федерациясе рәисе итеп сайлана. Баттулга җитәкчелегендә Монголия дзюдочылары тарихта беренче тапкыр Олимпия чемпионнары булган.

Эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елларда кече шәхси бизнесын Монголиядә очсыз булган тукымалардан балалар күлмәкләре һәм джинсы тегеп, аны Сингапурда һәм Маҗарстанда сату белән шөгыльләнүдән башлый, акча туплагач, Сингапурдан Монголиягә, РФнә, Көнчыгыш Аурупа илләренә видеокамера һәм башка электроника җиһазларын экспортлау ширкәте ача. Ширкәтенә «The Godfather» (тат. Исем атасы, рус. Крестный отец) фильмына ияреп, «Genco» (Җенко, Дженко) исеме куша[3]. Монголиядә дәүләт ширкәтләрен хосусыйлаштыру башлангач, «Баянгол» кунакханәсенең (ингл. Bayangol Hotel) (1997) һәм «Мах-Импекс» (ингл. Makh-Impex) ит эшкәртү заводының (1999) контроль акцияләрен ала. «Genco» ширкәте Монголиядә беренчеләрдән булып, шәһәр таксилары бизнесын ача, «Саппоро» (ингл. Sapporo) кечкенә кибетләр челтәрен оештыра, рестораннар, төнге клублар ача, «Миллионер» лотерея бизнесын, он тарту һәм икмәк пешерү заводларын кулда тота.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халтмаа улы Баттулга
Халтмаа улы Баттулга. 2016

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Күп санлы фоторәсемнәре.

Монголия парламенты — Бөек дәүләт хуралына беренче тапкыр 2002 елда Баянхонгор аймагыннан сайлана (ул елда аймакта авыр кыш була, йот-джут афәте килә, шул аймактан чыккан әти-әнисенең үтенече буенча, терлекчеләргә ярдәм оештыра һәм сәясәткә кереп китә), 2008 һәм 2012 елларда яңадан сайлана.

Баттулга Халтмаагийн Монголия конституциясенең 6.1 маддәсе буенча Монголиянең һәр ватандашы илдә чыгарылучы файдалы казылмалардан өлеш алырга тиеш, дип исәпли. Табылган файдалы казылмаларны илдә эшкәртү яклы. Файдалы казылмаларны (бигрәк тә, коксланган күмерне) сату өчен, трансмонгол тимер юл челтәрен көчәйтеп, Кытай һәм РФ диңгез портларына чыгу мөмкинлеге булуның әһәмиятен ассызыклый. Монголиянең сәнәгатен күтәрү өчен, бер генә сәүдә партнеры (Кытай) белән эшләү сәясәтен тәнкыйть итә, күпьяклы халыкара элемтәләрне киңәйтү яклы. Халыкара ширкәтләр, технология һәм төзелеш хезмәте күрсәтеп, илгә инвестиция кертергә теләк белдергәннәр: Air Liquide (Франция), Baotou Steel (Кытай), Даньдун порты (Кытай), Overseas Infrastructure Alliance (Һиндстан), «РЖД» ААҖ (РФ), «ЕЭС» РАҖ (РФ), Sembcorp (Сингапур), Sinohydro (Кытай), Steel Authority of India Limited (Һиндстан) һ.б.ш. Һоңкоң һәм Япония Монголиядән диңгез портларына тимер юллар сузу эшендә катнашу теләген белдергән.

Тәкъдимнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илдә 50 млн баш эре терлек булуны истә тотып, Монголия РФнең Уралга хәтле өлкәләрен экологик яктан чиста очсыз ит белән тәэмин итә ала, дип исәпли.
  • Монголия тимер юлларын төзү өчен чит илләрдән белгечләр китертүне хупламый, авто- һәм тимер юллар төзелешендә эшче куллар җитмәүне (илдә беркайда да укымаучы һәм эшләмәүче, 29 яшькә кадәрге 180 мең кеше булуын исәпкә алып) Монголия тимер юл гаскәрләренә 10 мең егетне хәрби хезмәткә чакыру юлы белән чишәргә тәкдим итә[4] .
  • Улан-Батор янында Чыңгыз ханга куелган атлы һәйкәл төзелеше спонсоры була, һәйкәл күп санлы туристларны тарту үзәгенә әйләнә.
  • Улан-Батордан 50 км читтә үзәгендә дөньяда иң зур Будда сыны торачак «Майдар Эко Сити» проектын төзергә тәкъдим итә. Далай-лама XIV төзелешкә фатихасын биргән[5].

Президент сайлаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 7 июлендә узган Монголия президентын сайлауларның икенче турында 50,6 : 41,16 нәтиҗә белән Монголия Халык Фиркасе кандидаты М. Энхболдны (2016 елдан Монголия парламенты — Бөек дәүләт хуралы рәисе) җиңә [6][7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]