Бату Мөлекев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бату Мөлекев latin yazuında])
Бату Мулюков
Туган телдә исем Бату Гатаулла улы Мулюков
Туган 17 апрель 1928(1928-04-17)
Үзбәкстанның Байсун авылы
Үлгән 25 октябрь 1999(1999-10-25) (71 яшь)
Казан
Ватандашлыгы / ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор

Бату Гатаулла улы Мулюков — күренекле татар композиторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елның 17 апрелендә Үзбәкстандагы Байсун авылында укытучы гаиләсендә туа. Озакламый аларның гаиләсе Ырынбурга күчеп килә. Бату кечкенәдән музыкага тартыла, баянда, скрипкада, рояльдә уйнарга өйрәнә.

1948 елда Б. Мулюков Ырынбур музыка училищесына укырга керә. 1949 елда Бату Ырынбурга концерт белән килгән Салих Сәйдәшев белән очраша һәм аның тәкъдиме белән Казанга укырга килә. Ул музыка белемен башта Казан музыка училищесында, аннары Казан дәүләт консерваториясендә ала. 1957 елда консерваторияне тәмамлагач, актив иҗат эшчәнлеге башлана.

Музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен композиторга Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Бату Мулюков 1999 елның 25 октябрендә вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле мәктәпләрдә хор коллективларының җитәкчесе буларак, аның иҗаты бу вакытта (?) хор өчен җырлар белән бәйләнештә, ул үз тәҗрибәсендә хорның закончалыкларын, тавышның җырлау мөмкинлекләрен белеп җиткерә. Нәтиҗәдә аның “Ел фасыллары”, “Татарстан” кантаталары языла. Бу елларда ул “Бәйрәм увертюрасы” һәм симфоник оркестр өчен Татарстан нефтьчеләренә багышланган “Хезмәт турында поэма”сын иҗат итә. Аның ике сюитасы, романслары һәм тынлы оркестр өчен маршлары, балалар өчен инструменталь һәм вокаль әсәрләре барлыкка килә.

М.Гафуриның “Кара йөзләр” повесте буенча эшләнгән “Мәхәббәт өчен җаза” операсы республиканың музыка-театр тормышында күренекле вакыйга була. Бу әсәре өчен автор һәм спектакльне куючы төркем 1984 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Композиторның соңгы эшләреннән “Тукай” ораториясе һәм “Сөембикә” (Н.Ханзафаров либреттосы) операсын күрсәтергә була.

Б.Мулюков 40 елдан артык гомерен музыка иҗатына багышлый, төрле музыка жанрларында нәтиҗәле эшли. Ул ике опера, зур хор, симфоник һәм тынлы оркестр өчен әсәрләр, халык уен кораллары оркестры әсәрләре авторы. Композиторның иҗат мирасы шулай ук камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләрне үз эченә ала.

Б. Мулюков 25 елдан артык үзенең иҗат эшчәнлеген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә педагогик эш белән уңышлы рәвештә бергә бәйләп алып бара.

Җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]