Бату Хасиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бату Хасиков latin yazuında])
Бату Хасиков
Калмыкия Башлыгы
(2019 елның 20 мартыннан — (в. в. б.))
Вазыйфага керешкән
2019 елның 21 сентябре
Аңа кадәр Алексей Орлов
Шәхси мәгълүмат
Туган 28 июнь 1980(1980-06-28) (43 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Сәяси фирка Бердәм Россия
Әни Фирүзә Шәрифулла кызы
Әти Сергей Санжигоряевич
Белем Мәскәү педагогия дәүләт университеты

Бату Хасиков, Бату Сергей улы Хасиков (калм. Бату Сергеевич Хасиков, 1980 елның 28 июне, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — сәясәтче, һөнәри спортчы, кикбоксинг буенча профессионаллар арасында дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт остасы, самбо буенча РФ спорт остасы, Калмыкия Республикасының атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре. 2019 елның 21 сентябреннән Калмыкия дәүләт байрагы Калмыкия Башлыгы (2019 елның 20 мартыннанв. в. б.)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бату Хасиков

1980 елның 28 июнендә Мәскәүдә туган, Калмыкиянең Лагань шәһәрендә үскән. Әтисе Сергей Санжигоряевич (1952), калмык, инженер-технолог. Әнисе Фирүзә Шәрифулла кызы, татар[2], мәктәптә чит тел укытучысы. Энесе Аюка (1983), белеме буенча дизайнер, Элистадагы спорт академиясе директоры[3]; сеңлесе Иляна, балалар психологы.

Бату Лагань шәһәренең 3нче санлы мәктәбен (1997), Мәскәү педагогия дәүләт университетының физик тәрбия факультетын (2003), РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә аспирантура тәмамлаган. Әлеге академиядә «Россия дәүләтенең физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге сәясәте: булдыру һәм тормышка ашыру проблемалары» темасына сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2011, җитәкчесе профессор Клавдия Калинина). 2016 елда сәясәт фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсеннән мәхрүм ителә[4].

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елдан кикбоксинг (лоу-киклы фулл-контакт төре) белән җитди шөгыльләнә. 20052010 елларда өч мәртәбә РФ чемпионы (WAKO), Европа чемпионы (WAKO) була. 2011 елдан кикбоксингның К-1 төренә күчә. Ноябрьдә грек спортчысы Майк Замбидисны җиңеп, W5 версиясе буенча дөнья чемпионы титулына ия була. 2012 елның октябрь аенда Иран көрәшчесе Мөхәммәт-Риза Назарины җиңеп, WAKO-Pro версиясе буенча К-1 төркемендә дөнья чемпионы була (75 кг кадәр авырлыкта). 2014 елның 24 мартында Майк Замбидисны янәдән җиңгәч, спорттан китүен белдерә. Көндәшләре белән барлыгы 200 алыш уздырган[5].

Дәүләт хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20032008 елларда милиция өлкән лейтенанты чинында эчке эшләр органнарында хезмәт итә.

2008 елның мартында Калмыкия парламентына (Халык хуралына) депутат булып сайлана.

2012-2014 елларда Калмыкия башкарма хакимиятеннән РФ Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасында вәкил.

2017 елның июленнән Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодёжь) башлыгының киңәшчесе.

2019 елның 20 мартында Калмыкия Башлыгы в. в. б. итеп билгеләнгән[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Калмыкия Республикасының атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Елена (кыз фамилиясе Щур), модельер[7]. Улы һәм кызы бар. Хасиковлар буддачылык дине тарафдарлары.

Бату Хасиков берничә фильмда уйнаган, телешоуларда катнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре