Эчтәлеккә күчү

Баулы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баулы latin yazuında])
Баулы
рус. Бавлы
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1658
Сурәт
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Баулы районы
Административ-территориаль берәмлек Баулы районы
Сәгать поясы UTC+03:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Баулы (Ык кушылдыгы)
Халык саны 21 628 (2021)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 210 метр
Кардәш шәһәр Кютахья
Мәйдан 18,5 км²
Почта индексы 423930
Беренче язма телгә алу 1626
Җирле телефон коды 85569
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Баулының шәрәфле ватандашлары[d]
Карта
 Баулы Викиҗыентыкта

Баулы (лат. тат. Bawlı, рус. Бавлы) — республика карамагындагы шәһәр, Баулы районы үзәге.

Татарстаннын, көньяк-көнчыгыш чигендә Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында (Казаннан 369 километр). Ык елгасының сул кушылдыгы Баулы суы буенда, СемберУфа тимер юлының Бөгелмә станциясеннән 35 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Баулы аркылы КазанЫрынбург автомобиль юлы уза.

Халкы – 22 мең кеше.

1658 елда нигез салына.
1930-63 елларда һәм 1965 елдан Баулы районы үзәге
1963 елдан Бөгелмә шәһәр Советы карамагында
1950 елдан – шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе
1996 елның 17 сентябреннән – шәһәр.

XYIII-XIX йөзләрдә яшәүчеләре җир биләүче башкортлар һәм дәүләт крестиәннәре булган. Игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.

  • Нефть һәм газ сәнәгате («Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе)
  • Кабель җитештерү заводы
  • Азык-төлек сәнәгате (сөт, икмәк заводлары) ширкәтләре
  • Төзү материаллары комбинаты
  • «Мирас» халык кәсәбәчеләре фабрикасы
  • типография
Төбәк тарихын өйрәнү музее
  • 2 мәчет

Сәламәтлек саклау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • район үзәк хастаханәсе

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1919-01-03 Мөгаллим Гыймазыв 1982-07-26
1931-05-14 Рафаэль Мостафин Мәскәү дәүләт университеты әдәбият белгече Rafael Mustafin 2011-04-14
1941-02-26 Ганс Сәйфуллин баянчы
1954-10-02 Зиннур Зыякаев Уфа дәүләт нефть-техника университеты
1961-08-01 Илшат Гафуров Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты
университет профессоры
галим
Казан (Идел буе) федераль университеты Ilshat Gafurov
1965 Сергей Огородников bodybuilder
1974-11-04 Илдар Габдрахманов И. М. Губкин исемендә Россия дәүләт нефть һәм газ университеты
Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгының Дипломатия академиясе
сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Ildar Gabdrakhmanov
1981-12-11 Айрат Хәйруллин (1981) сәясәтче
1989-05-25 Ринас Әхмәдиев җиңел атлет