Баулы түгәрәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баулы түгәрәк latin yazuında])
Баулы түгәрәк
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Баулы түгәрәк татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен җәй көне тышта уйнала. Уйнаучылар озын бер бау яки тасма алып, аның ике очын бергә китереп бәйлиләр дә үзләре шул бауга тотынып, бер түгәрәк ясыйлар. Араларыннан берсен шобага яки санашу юлы белән уртага көтүче итеп чыгаралар. Көтүче җитез-җитез атлап йөри, бау тотканнарның кулына сукмакчы була, ул сугыйм дигәндә генә, бау тоткан кеше кулын баудан ычкындыра һәм аңар суктырмаска тырыша. Ләкин аңар ике кулын да баудан ычкындырып җибәрергә ярамый, әгәр дә ычкындырса, үзе көтүче була.

Көтүче сугарга теләгәндә, шушы такмазаны әйтә:

Чистай чигәнәк,
Алабуга бигәнәк,
Мин йөримен күзәләп,
Шап!

Түгәрәктәгеләр аңа каршы:

— Туры килгән кулга чап! — диләр. Көтүче шул вакытта берәрсенең кулына суга алса, үзе түгәрәккә керә дә, сугылган кеше көтүче була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]