Бауэр кулъязмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бауэр кулъязмасы latin yazuında])
Бауэр кулъязмасының ике бите.

Бауэр Манускрипты иртә каен тузы документы, Гупта чорына карый (4-енче һәм 6-ынчы гасыр арасында). Бу Санскрит теле кулъязмасы Соңрак чор Брахми язмасы белән язылган, һәм анда берникадәр Пракрит бар.[1][2] Бу Һинд тексты, хәзерге чорга кадәр сакланып калган иң борынгы манускриптларның берсе, ул Кытай Төрекстанында Кучар янында Буддачылык монастыре хәрабәләре янында табылган булган.[3]

Кулъязма Һиндстанда борынгы әдәби традициясен өйрәнү өчен әһәмиятле нөсхә булып тора, һәм Һиндстан, Кытай һәм Үзәк Азия арасында фикерләр таралуы һәм уртаклашуы буенча мөһим шәһадәтнамә булып тора.[3] Анда шулай ук Һинд медицинасы Аюрведа буенча иң элек трактатлар бар. Рудольф Хёрнле (1910) фараз иткәнчә кулъязма текстында (башкача мәгълүм булмаган) медицина буенча Бһела Самхита өзекләре бар.[4] Медицина өлешләрендә (I-III) охаш тип медицина язмалары бар һәм алар сушрута, вагбхата һәм кашьяпа буенча самхиталарның теземе булып тора һәм Аюрведа буенча иртәрәк сакланып калган текстлар белән бер дәрәҗәдә.

Хәзерге вакытта Оксфордта Бодлейян Китапханәсе тупланмаларының бер өлеше булып тора. Чынлыкта Бауэр Манускрипты җиде төрле манускриптның тупланмасы, яки җиде өлештән торган тупланма манускрипт дип аталырга мөмкин.

Ачылу һәм бастырылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хёрнле басмасы

Бауэр Манускрипты Һамильтон Бауэр, шымчылык офицеры хөрмәтенә аталган, ул аны 1890-ынчы ел башында Британия Һиндстаны хөкүмәтенең серле миссиясе вакытында Кучада биредәге яшәүчедән алган. Кире кайтканда Бауэр кулъязманы Симлага алган, ул Бенгалиянең Азия Җәмгыятенең Президенты Полковник Джеймс Уотерхауска җибәрелгән булган. Уотерхаус кулъязманы Җәмгыятьнең ай саен очрашуында 1890 елның 5 ноябренда күрсәткән.

Очрашудан соң кулъязманы тану буенча берничә маташу булган, әмма алар уңышсыз булып чыккан. Германия Һиндстан белгече Георг Бюлер кулъязманың ике битен уку һәм тәрҗемә итү уңышына ирешкән, алар Бенгалия Азия Җәмгыятенең Процедураларында гелиогравюра формасында кабатланган булган.

1891 елның февралендә Һиндстанга кайтканнан соң, А. Ф. Р. Хёрнле манускриптны өйрәнергә башлаган. Ул беренче укып булганны ике айдан соң, Җәмгыятьнең 1891 елның апрелендә очрашуда тәкъдим иткән. 1893 һәм 1897 ел арасында Хёрнле текстның тулы басмасын бастырган, анда аннотацияләр белән Инглиз тәрҗемәсе булган һәм сурәтле факсимиле тәлинкәләре булган. Санскрит Индексы 1908 елда бастырылган булган, һәм 1909 елда яңадан карлган медицина өлешләренең тәрҗемәсе (I, II, һәм III) 1909 елда булган; Кереш 1912 елда пәйда булган.

Бауэр манускриптын ачу Европа көчләренең игътибарын җәлеп иткән, төбәктә аны ачу тагын кызыксыну уяткан һәм Бөек Уенның үсешен алга сөргән. Хёрнле раслаганча "Бауэр кулъязмасын ачу һәм Калькуттада аны ачу Көнчыгыш Төрекстанда тулы хәзерге заман хәрәкәтен башлаган".[5]

Тасвирлавы һәм даталавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

'Бауэр Манускрипты' фактик рәвештә ике кулъязманың чагыштыруы булып тора. Зуррак манускрипт алты кечерәк кулъязманың төргәге булып тора, алар төрлечә бит саннары куелган. Бу җиде дәвам итүче кулъязмалар Хёрнле басмаларында I -дән VII-гә кадәр номерланган.[чыганагы?]

Текст 51 биттә озынча формада каен тузы яфракларында язылган булган, алар Һинд потисы формасында. Кулъязманың зур өлешенең каен тузы кечерәк өлешенә караганда начаррак сыйфатта. Тоташтыручы җеп өчен тишек якынча яфракларның сул яртысы уртасында урнашкан. Җеп тишегенең шулай урнаштырылуы һәм яфракларның озынча формасы Куча язучыларының Көньяк Һиндстан потиларына охшатып ясавына ишарә итә.[чыганагы?]

Манускриптның җиде өлеше шундый ук диярлек язу белән язылган, бу Гупта Брахми шрифты, ул манускриптны Гупта чоры белән даталарга мөмкинчелек бирә (4-енче гасырдан 6-ынчы гасырга кадәр). Хёрнле манускриптны 4-енче гасыр белән даталый, бу палеография нигезендә, әмма Дани буенча палеография өйрәнүләре (1986) һәм бигрәк тә Сандер тарафыннан палеография өйрәнүләре (1987) якынча 6-ынчы гасырның беренче яртысы датасын куярга мөмкинчелек бирә.[чыганагы?]

Хёрнле дүрт язучыны аера, алар тәңгәл килгән рәвештә I-III өлешен, IV өлешне, V һәм VII һәм VI өлешне язган. Ул боларның беренчесен һәм өченчесен Кучага миграцияләгән Һиндстан асаба халкыннан дип идентификацияләгән. Язу стиленнән фикер йөртгәндә, I - III өлешне язучылар Һиндстан Гупта язуының төньяк даирәсенең төньяк өлешеннән, ә V-VII өлешләрнең ике язучылар көньяк өлешеннән булган дип фараз итәргә була. IV өлешне язучы Көнчыгыш Төркестаннан булырга мөмкин булган.[чыганагы?]

Бауэр Кулъязмасы Соңрак чор Брахми язмасының бер төрендә язылган булган.[3] Пракрит йогынтысы бар, ул күбрәк IV-VII өлешләрдә популяррак илаһилаштыру һәм җырлауда әйтелә, ә күбрәк фәннирәк I-III өлешләренең медик трактатларында түгел.[чыганагы?]

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Текст җиде аерым һәм төрле тракттан тора, шуларның өчесе Аюрведа медицинасы буенча, икесе илаһилаштыру турында, һәм икесе елан тешләвеннән арыну өчен магик җырлавы буенча.[6] Өч медицина трактатында шулай ук Чарака Самхита дигән борынгы Һиндстан текстта бар.[6]

  • I -енчедән III-енчегә кадәр өлешләрдә, тупланмада өч медицина трактаты, аларда бөтенесе 1,323 шигырь һәм берникадәр проза; ... Метрик язу белән бу охшашлыктан өч медицина трактатларның авторы Санскритта инша итүне яхшы белгән. IV-VII өлешләрнең авторы фәнни Санскритта яхшы сөйләшмәгән; бу трактатлар кушылган тел төрендә язылган.
    • I өлеш Гималайларның купшы тасвирламасы белән ачыла, шунда бер төркем мунилар (хәкимнәр) яшиләр, алар медицина үсемлекләрнең атамаларында һәм хасиятләре белән кызыксыналар. Исем буенча түбәндәге олы фикер ияләре искә алына: Атрейя, Харита Самхита, Парашара, Бһела, Гарга, Самбавья, Сушрута, Васиштха, Карала, һәм Капья. Билгеле төр үсемлек белән кызыксынган Сушрута муни Кашираджа янына килә, бу үсемлек табигате турында кызыксына. Бу мөрәҗәгатькә җавап биреп Кашираджа аңа үсемлекнең килеп чыгышы турында сөйли, ул сарымсак булып чыга (Санскрит телендә: laśuna), аның хасиятләре һәм кулланылышлары. Сарымсак буенча бүлек шигъри үлчәм белән 43 шигырьдән тора. Бу секциядә шулай ук борынгы Һинд традициясе "сарымсак фестивале" искә алына, шулай ук Бенареста (Варанаси) олы фикер иясе Сушрута искә алына.[6]
    • II өлеш, Татхагатага сәлам белән башлана, автор тарафыннан расланганча, анда стандарт белешмә (сиддхасамкарса) бар.[7]
    • III өлеш формуляр фрагменты булып тора, аның эчтәлеге II өлешнең беренчедән өченчегә кадәр бүлекләргә карый.[8]
  • IV һәм V өлешләрдә Пашакакевали буенча ике кыска белешмә бар, бу кешенең киләчәген нокталы шакмаклар ташлап алдан әйтү сәнгате. Кулъязманың бу өлешләре медицина яки дәвалауга кагылышлы түгел.
    • IV өлеш тулысынча тәмам диярлек, шул ук вакытта эчендә V өлеш булган белешмә күзгә күренә иттереп өзек-өзек. Хёрнле уйлаганча V өлеш борынгы олы фикер иясе Гаргага багышланган илаһилаштыру эшенең күпсанлы рецензияләрнең берсе.[9]
  • VI һәм VII өлешләрдә шул ук текстның ике төрле порцияләре бар, Махамаюри, Видьяраджни, елан тешләүдән һәм башка яманнардан саклый торган Буддачылык Дхаранисы.[9]

Джи. Джей. Меуленбельд буенча: "Бауэр кулъязмасының мәшһүр үзенчәлеге булып аның төрле Дошаларга карата ерылып торучы мөнәсәбәте тора. Күп очракларда ул традицион өч санын ала, вата, питта, һәм капһа, әмма кечерәк сан абзацларда кан (ракта) шулай ук доша буларак кабул ителә."[10]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Dani, Ahmad Hasan. Indian Palaeography. (2nd edition New Delhi: Munshiram Manoharlal, 1986).
  • Peter Hopkirk, Foreign Devils on the Silk Road: The Search for the Lost Cities and Treasures of Chinese Central Asia (Amherst: The University of Massachusetts Press, 1980) ISBN 0-87023-435-8
  • A. F. Rudolf Hoernle, The Bower manuscript; facsimile leaves, Nagari transcript, romanised transliteration and English translation with notes (Calcutta: Supt., Govt. Print., India, 1908-1912. reprinted New Delhi: Aditya Prakashan, 1987; archive.org edition)
  • Sander, Lore, "Origin and date of the Bower Manuscript, a new approach" in M. Yaldiz and W. Lobo (eds.), Investigating the Indian Arts (Berlin: Museum Fuer Indische Kunst, 1987).
  • Sims-Williams, Ursula, Rudolph Hoernle and Sir Aurel Stein.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sircar, D. C. (31 December 1996). Indian Epigraphy. Motilal Banarsidass. p. 107. ISBN 978-81-208-1166-9. https://books.google.com/books?id=hXMB3649biQC. 
  2. Callewaert, Winand M. (1983). Bhagavadgītānuvāda: A Study in the Transcultural Translation. New Delhi: Biblia Impex. p. 17. OCLC 11533580 . https://books.google.com/books?id=9OwXAAAAIAAJ. 
  3. 3,0 3,1 3,2 Mirsky, Jeannette (October 1998). Sir Aurel Stein: Archaeological Explorer. University of Chicago Press. pp. 81–82. ISBN 978-0-226-53177-9. https://books.google.ca/books?id=q3YKfArws2QC&pg=PA81. 
  4. Hoernle, A. F. Rudolf (July 1910). «The Bhela Samhita in the Bower Manuscript». The Journal of the Royal Asiatic Society of Great Britain and Ireland: 830–833.
  5. Hartmann, Jens-Uwe; Jens-Uwe Hartmann. Collection of Essays 1993 : Buddhism across boundaries : Chinese Buddhism and the Western regions. pp. 108. ISBN 9575438604. 
  6. 6,0 6,1 6,2 Wujastyk, Dominik (1998). "Chapter 4: The Uses of Garlic (from the Bower Manuscript)". The Roots of Āyurveda: Selections from Sanskrit Medical Writings. Penguin Books India. pp. 195–206. ISBN 978-0-14-043680-8. https://books.google.com/books?id=sJOEMwrVyRcC. 
  7. G. J. Meulenbeld, A History of Indian Medical Literature (1999–2002), vol. IIa, pp. 5
  8. G. J. Meulenbeld, A History of Indian Medical Literature (1999–2002), vol. IIa, pp. 6
  9. 9,0 9,1 G. J. Meulenbeld, A History of Indian Medical Literature (1999–2002), vol. IIa, pp. 8
  10. G. J. Meulenbeld, A History of Indian Medical Literature (1999–2002), vol. IIa, pp. 9