Бәхрәйн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәхрәйн latin yazuında])
(Бахрейн битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәхрәйн
Flag of Bahrain.svg
Байрак
Emblem of Bahrain.svg
Илтамга
Башкала Манама
Халык саны 1 332 171 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 14 август 1971 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Рәсми тел гарәп теле
Җәгърафия
Мәйдан 765.004788 дүрткел киламитер
Координатлар 26.0675°N 50.55111°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Бәхрәйн милли мәҗлесе
Дәүләт башлыгы Хәмәт бин Гыйсә әл-Хәлифә
Хөкүмәт башлыгы Хәлифә бин Сәлмән әл-Хәлифә
Икътисад
ТЭП 35 307 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Бәхрәйн динары
Инфеләсә 2.3% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 4% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.056 (2014)[2]
КПҮИ 0.824 (2014)[3]
Яшәү озынлыгы 76.9 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-9-9
  • 112 (ашыгыч тыйб ярдәме, янгын сакчылары, пүлисә)[5]
  • Электр аергычы төре BS 1363[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 230 вольт
    Телефон коды +973
    ISO 3166-1 коды BH
    ХОК коды BRN
    Интернет домены .bh

    Бәхрәйн (рәсми Бәхрәйн Мәмләкәте; гарәп. مملكة البحرين‎) — Фарсы култыгындагы Бәхрәйн архипелагында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре арасында иң кечкенәсе. Бәхрәйн Согуд Гарәбстаны көнчыгыш ярларыннан 16 км ераклыктагы өч чагыштырмача зур һәм күпсанлы вак утрауларда урнашкан. Согуд Гарәбстаны белән машина күпере аркылы тоташкан.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Б.э.к. III меңьеллыкта Бәхрәйн җирләрендә алга киткән цивилизация булган. Дилмун дәүләте дип аталучы дәүләт шумерларны һәм башка Елгаара халыкларын Һинд елгасы буе халыклары белән бәйләүче диңгез юлында ятучы мөһим сәүдә үзәге булган.

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    2007 елда 708573 кешелек халыкның якынча яртысы нигездә Ираннан күчеп килгән эшче-иммигрантлар һәм аларның гаилә әгъзалары булган. Бәһрәйндә Аурупа һәм Көньяк Азия халыклары вәкилләре күп. Рәсми тел – гарәпчә, шулай ук инглиз, фарсы һәм урду телләре дә кулланыла.

    Халыкның якынча 30 % 15 яшькәчә, 68 % – 15 тән 65 яшькә кадәр, 3,2 % – 65 яшьтән олы кешеләрдән тора.

    Халыкныд якынча 85 % – мөселман, шуларның 75 % – шигыйләр һәм 25 % – сөнниләр (шулай ук идарә итүче гаилә дә). Шулай ук христианнар, яһүдиләр, бахаистлар, индуистлар, буддистлар һәм парслар очрый. Халык тыгызлыгы – 1 142,9 кеше/км².

    Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Бәһрәйн – конституцион монархия. Дәүләт башында кыйрал тора. Хөкүмәтне премьер-министр җитәкли. Кабинет 23 министрдан гыйбарәт.

    Ике палаталы парламент. Түбәнгесе – Халык вәкилләре палатасы халык тарафыннан сайланган депутатлардан тора, Югарыгысының вәкилләрен кыйрал билгели. Ике палатада да 40шар кеше.

    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илдә нефть һәм газ чыгарыла, алга киткән банк секторы, туризм, әлүмин җитештерү бар. Бәһрәйн азык-төлек белән тулысынча диярлек үз-үзен тәэмин итә.

    Шулай ук тискәре яклар да бар – югары эшсезлек дәрәҗәсе (15 %), нефтьнең бетүе, дәүләтнең зур бурычлары, нефть табудан башка тармакларның үсеш алмавы.

    Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Бәһрәйн картасы

    Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Бәһрәйн 12 автоном районга бүленгән:

    • әл-Манама
    • әл-Минтака әл-Вуста
    • әл-Минтака әл-Гарбия
    • әл-Минтака аш-Шамалия
    • әл-Хадд
    • әр-Рифа вә әл-Минтака әл-Җәнубия
    • Җидд Хафс
    • Җузур Хавар
    • Иса, Мухаррак
    • Ситра
    • Хамад
    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/BHR.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.