Башкан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкан latin yazuında])
Башкан
гаг. ATB Gagauz Yeri başkanı
рум. Guvernatorul UTA Găgăuzia
Илтамга
Нигезләнү датасы 23 декабрь 1994
Дәүләт  Молдова
Юрисдикциягә карый Gagauziä
Рәсми веб-сайт gov.gov.md/en/start/
Изображение памятной доски

Башка́н (гаг. Başkan, «башлык») — Гагаузиядә (гаг. Gagauz Yeri, молдав. Găgăuzia) югары вазифаи затның (вазифа башкаручының) атамасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкан вазифасы 1994 елның 23 декабрендәге «Гагаузия статусы турындагы» законның 344-XIII статьясы белән расланган. Башканга Гагаузиядәге дәүләт властеның бөтен органнары да буйсына. Башкан альтернатив нигездә гомуми, тигез, туры, яшерен һәм ирекле тавыш бирү нәтиҗәсендә дүрт ел срокка сайлана. Бер шәхес ике сроктан артык Башкан вазифасын били алмый. Башкан вазифасына сайланучы 35 яшьтән өлкәнрәк Молдова гражданы булырга һәм гагауз телен белергә тиеш. Гагаузия Башканы, вазифасы буенча Молдова хөкүмәте әгъзасы буларак, Молдова Президенты декреты белән раслана. Башкан Гагаузия территориясендә гамәлдә булучы карарлар һәм указлар чыгара ала, кабинет төзергә, автономиядә билгеләнгән бүләкләрне бирергә һәм Халык Җыелышы рөхсәт иткән очракларда автономия территориясендә хөкем ителгәннәрне ярлыкарга хокуклы.

Гагаузия Башканнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Срок Исем-фамилиясе
19 июнь 1995 — 24 сентябрь 1999 Георгий Дмитриевич Табунщик
24 сентябрь 1999 — 21 июнь 2002 Дмитрий Васильевич Кройтор
21 июнь 2002 — 10 июль 2002 Валерий Фёдорович Яниогло (в.б.)
10 июль 2002 — 29 июль 2002 Иван Петрович Кристиогло (в.б)
29 июль 2002 — 9 ноябрь 2002 Георгий Ильич Молла (в.б.)
9 ноябрь 2002 — 29 декабрь 2006 Георгий Дмитриевич Табунщик
29 декабрь 2006 — 15 апрель 2015 Михаил Макарович Формузал
15 апрель 2015 — 19 июль 2023 Ирина Фёдоровна Влах
19 июль 2023 – х. в. Евгения Александровна Гуцул

Гагаузия Башканы статусы һәм вәкаләтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гагаузия Башканының хокукый статусы Гағаузия Уложениесының II бүлегендәге 58-нче, 59-нчы, 60-нчы статьяларда беркетелгән.

  • Гагаузия Башканын сайлау кагыйдәләре Гагаузия Уложениесының II бүлегендәге 61-нче, 62-нче, 63-нчө статьяларда беркетелгән.
  • Гагаузия Башканының вазифага керү тәртибе Гагаузия Уложениесының II бүлегендәге 64-нче, 65-нче статьяларда беркетелгән.
  • Гагаузия Башканының Молдова Республикасы Хөкүмәте әгъзасы итеп раслануы Гагаузия Уложениесының II бүлегендәге 66-нчы, 67-нче статьяларда беркетелгән.
66-нчы статья
  • Гагаузия Башканы Молдова Республикасы Президенты указы белән Молдова Республикасы Хөкүмәте әгъзасы итеп раслана.

Кагылгысызлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

67-нче статья
  • Гагаузия Башканы кагылгысызлык хокукына ия һәм вәкаләтләрен башкарган вакытта әйткән фикерләре өчен юридик җаваплылыкка тартыла алмый.

Вәкаләтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

68-нче статья

Гагаузия Башканы:

  • 1) Молдова Республикасының эчке һәм тышкы сәясәте мәсьәләләрен хәл иткәндә Гагаузия халкы мәнфәгатьләрен яклый;
  • 2) Закон кысаларында Гагаузия Башкарма Комитетын җитәкли;
  • 3) Гагаузия Халык Җыелышына (Халк Топлушу) раслау өчен Башкарма Комитет (Баканнык Комитети) структурасын тәкъдим итә;
  • 4) Гагаузия Башканы хакимиятен оештыра;
  • 5) җирле законнарга кул куя;
  • 6) Гагаузия территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиешле карар һәм боерыклар чыгара;
  • 7) Гагаузиядә идарә итүче органнар белән җитәкчелек итә һәм үзара эшне тәэмин итә;
  • 8) Гагаузия Халык Җыелышы белән килешенеп, Гагаузия районнары хакимиятләре башлыкларын билгели һәм вазифаларыннан бушата;
  • 9)Гагаузия законы тәртибенә нигезләнеп, җирле референдум үткәрү буенча мәсьәләне куя ала;
  • 10) Гагаузия Башкарма Комитеты составы турында кертелгән тәкъдим 45 көн дәвамында хәл ителмәсә яки Гагаузия бюджеты турында проект ике ай дәвамында блокланган очракта, фракцияләр һәм Халык Җыелышы Президиумы белән консультацияләр үткәргәннән соң, Халык Җыелышын вакытыннан алда таратырга хокуклы. Халык Җыелышы Башкан тәкъдиме ике тапкыр кире кагылганнан соң гына таратыла;
  • 11) законга нигезләнеп, җинаяьтчелек белән көрәш буенча Гагаузия Координацион советын булдыра һәм аның белән җитәкчелек итә;
  • 12) Гагаузия халкы алдында мөрәҗәгатьнамәләр белән чыгыш ясый;
  • 13) Гагаузия Халык Җыелышына идарә итү органнарының эшчәнлеге турында ел саен мәгълүматлар җиткерә;
  • 14) Гагаузия мактаулы исемнәрен бирә һәм бүләкли;
  • 15) Гагаузия Халык Җыелышында законнар чыгару инициативасы хокукына ия;
  • 16) Гагаузия Эчке эшләр идарәсе муниципаль полициясе башлыгын билгели һәм вазифасыннан бушата.
  • Гагаузия Башканы җирле кабул ителгән закон белән риза булмаган очраҡта. 10 көн эчендә кабаттан карау өчен аны Халык Җыелышына җибәрә ала. Әгәр Халык Җыелышы депутатларның өчтән ике өлешө белән хуплап тавыш бирсә, закон кабул ителгән дип санала һәм Гагаузия Башканы аңа кул куя.
70-нче статья
  • Гагаузия Башканы вәкаләтләре Молдова Республикасы Конституциясен, «Гагаузиянең аерым хокукый статусы турында» Законны үтәмәү очрагында вакытыннан алда туктатыла ала.
  • Гагаузия Башканын вазифасыннан читләтү буенча тәкъдим кертүчеләр Халык Җыелышы депутатларының өчтән бер өлешеннән дә ким булырга тиеш түгел һәм тәкъдим Гагаузия Башканына аңлатмалар алу өчен җиткерелергә тиеш.
  • Әгәр Халык Җыелышы Башканны вазифасыннан читләтү турында карар кабул итсә, 30 көн эчендә әлеге мәсьәлә буенча референдум үткәрелә.

Вазифаи бурычларны башкару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

71-нче статья
  • Гагаузия Башканы сәламәтлеге буенча яки башка объектив сәбәпләр белән үзенең бурычларын башкара алмаса, аның бурычларын вакытлыча башкару Гагаузия Башкарма Комитеты Рәисенең беренче урынбасарына йөкләнә.
  • Гагаузия Башканын сайлаулар вакансия барлыкка килгәннән соң 3 айдан да соңга калмый үткәрелә.

Гагаузия Башканын сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гагаузия Башканын сайлаулар (1995)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гагаузия автономияле территориаль округы Башканын (Башлыгын) сайлаулар Молдова Республикасы Хөкүмәте 1995 елның 11 июнендә раслаган вакытлыча регламент нигезендә үткәрелә. Сайлауларда 4 кандидат катнаша. Икенче тур нәтиҗәсендә Гагаузия Башканы итеп Георгий Табунщик сайлана, аның өчен сайлаучыларның 64,1 % ы тавыш бирә[1].

Гагаузия Башканын сайлаулар (1999)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче сайлаулар 1999 елның 22 августында һәм 5 сентябрендә үткәрелә. Сайлау бюллетенендә 6 кандидат теркәлгән була. Икенче тур нәтиҗәсендә Дмитрий Кройтор Гагаузия Башканы итеп сайлана[2].

Гагаузия Башканын сайлаулар (2002)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гагаузия Башканын сайлаулар Дмитрий Кройторның вакытыннан алда отставкага китүеннән соң 2002 елның 6 һәм 20 октябрьләрендә үтә, әмма 6 октябрь сайлаулары гамәлгә кертелми, чөнки анда сайлаучыларның (50 % урынына) 41,4 % ы гына катнаша. Кабаттан үткәрелгән сайлауларда Гагаузия Башканы итеп Георгий Табунщик сайлана[3].

Гагаузия Башканын сайлаулар (2006)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртенче сайлаулар 2016 елның 3 һәм 17 декабрьләрендә үтә. Гагаузия Башканы итеп Михаил Формузал сайлана, гамәлдәге башлык Г. Табунщик сайлауларда 3нче урынны ала[4].

Кандидат I тур II тур
Михаил Макарович Формузал

(бәйсез кандидат)

33,89 %

19297

56,23 %

32890

Николай Дудогло

(бәйсез кандидат)

31,40 %

17880

43,77 %

25603

Георгий Табунщик

(бәйсез кандидат)

24,14 %

13745

Александр Стояногло

(бәйсез кандидат)

10,58 %

6025

Гагаузия Башканын сайлаулар (2010)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 12 һәм 26 декабрьләрендә бишенче сайлаулар үтә. Икенче турдан соң Михаил Формузал Башкан итеп икенче срокка сайлана. Сайлауларда Ирина Влах катнаша, ул 3нчө урын ала [5].

Кандидат I тур II тур
Михаил Макарович Формузал

(бәйсез кандидат)

37,19 %

22484

51,38 %

31576

Николай Дудогло

(бәйсез кандидат)

31,84 %

19252

48,62 %

29874

Ирина Влах

(ПКРМ)

30,96 %

18720

Нәтиҗәләр 56,95 % 56,83 %

Гагаузия Башканын сайлаулар (2015)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 22 мартында алтынчы сайлаулар үтә. Сайлауларда 10 кандидат катнаша, күбесе үз-үзен күрсәткән кандидатлар, бары тик кайбер кандидатларга сәяси партияләр теләктәшлек күрсәтә. Бер турда үткән сайлауларда Ирина Влах җиңеп чыга (51,11 %)[6].

Гагаузия Башканын сайлаулар (2019)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чираттагы җиденче сайлаулар 2019 елның 30 июнендә үткәрелә[7]. Сайлауларда 4 кеше катнаша, Ирина Влах 91,27 % (49 742 тавыш) белән җиңеп чыға[8]. [9].

Гагаузия Башканын сайлаулар (2023)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гагаузия Башканын чираттагы сайлаулар Гагаузия Халык Җыелышы карары нигезендә 2023 елның 30 апрелендә уза. Барлыгы сигез дәгъвачы (кандидат) катнаша. [10] Беренче турда 36 яшьлек Григорий Узун һәм 37 яшьлек Евгения Гуцул алга чыга (Узунны экс-президент Игорь Додонның социалистлар партиясе хуплый, Гуцулны «Шор» партиясе тәкъдим итә). [11] Ике кандидат та якынча 15 мең тавыш җыйган; сайлауга килү 57,8 % тәшкил иткән. [12][13][14][15].

7 майда Коррупциягә каршы көрәш милли үзәге (НЦБК) Гагаузиядә «Шор» партиясенең территориаль оешмаларында беренче тур вакытында сайлаучыларны сатып алу һәм җинаятьчел төркемнән акча алу эше буенча тентүләр үткәрә; 13 майда НЦБК хезмәткәрләре сайлаучыларны сатып алу эше буенча тентүләрне дәвам итә. [16][17][18]

Икенче тур 14 майда уза. [19][20] Катнашучылар саны 54,56 % тәшкил итә. «Шор» партиясе вәкиле Евгения Гуцул 27 376 (52,34 %) тавыш җыеп җиңү яулый (Узун 47,66 % тавыш җыя). [21][22].

Гагаузия Халык Җыелышы Президиумы Молдова хакимиятенең Гагаузия Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегенә тыкшынуын һәм җинаять эшләре һәм башка репрессияләр белән куркытуны хөкем итеп белдерү ясаган. [23][24][25][26]. Е. Гуцул чыгыш ясап, Гагаузия Үзәк сайлау комиссиясендә тентү үткәрүне хөкем итә һәм кешеләрне протестка чакыра (әмма оештыручылар "үзәк хакимият тарафыннан провокацияләр һәм сепаратизмда гаепләүләр куркынычы аркасында" Гуцул тарафдарлары митингын үткәрмәскә була). [27][28] Молдова оппозициясе ил хакимиятләрен Гагаузиядәге сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга тырышуда гаепли. [29][30]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Выборы Главы (Башкана) Гагаузии (Гагауз Ери) / alegeri.md. www.e-democracy.md. 2019-08-25 тикшерелгән.
  2. Выборы Главы (Башкана) Гагаузии (Гагауз Ери) / alegeri.md. www.e-democracy.md. 2019-08-25 тикшерелгән.
  3. Выборы Главы (Башкана) Гагаузии (Гагауз Ери) / alegeri.md. www.e-democracy.md. 2019-08-25 тикшерелгән.
  4. Выборы Башкана Гагаузии 2006 года / alegeri.md. www.e-democracy.md. 2019-08-25 тикшерелгән.
  5. Выборы Башкана Гагаузии 2010 года / alegeri.md. www.e-democracy.md. 2019-08-25 тикшерелгән.
  6. Выборы Главы (Башкана) Гагаузии (Гагауз Ери) 22 марта 2015 года / alegeri.md. www.e-democracy.md. 2019-08-25 тикшерелгән.
  7. Пресс-служба. ДАТА ВЫБОРОВ БАШКАНА ПЕРЕНЕСЕНА. halktoplushu.md. әлеге чыганактан 2019-07-04 архивланды. 2019-07-04 тикшерелгән.
  8. Гагаузия-официальный сайт. // Правовые основы. www.gagauzia.md. әлеге чыганактан 2013-11-04 архивланды. 2019-07-04 тикшерелгән.
  9. Вице-премьер России поздравил Влах с победой на выборах главы Гагаузии. РИА Новости (20190701T0938+0300Z). 2019-07-04 тикшерелгән.
  10. Игорь Гросу: Решение ПДС не выдвигать кандидата на выборы в Гагаузии было правильным // ipn.md, 2.05.2023
  11. НЦБК Молдавии проводит обыски у руководителей избирательного штаба Евгении Гуцул // 13 мая 2023
  12. Выборы главы Гагаузии: поп-звезды из РФ и ожидание чуда // Deutsche Welle, 29.04.2023
  13. В Гагаузии завершилось голосование на выборах главы исполнительной власти // Анадолу, 1.05.2023
  14. ЦИК: выборы в Гагаузской автономии Молдавии признали состоявшимися // Известия, 30 апреля 2023
  15. Роковой выбор. Молдавия идет к гражданской войне // РИА Новости, 5.05.2023
  16. Гагаузия накануне второго тура: подкуп, обыски, неясность // DW, 13 мая 2023
  17. Обыски у партии «Шор» в Гагаузии [1] // 13 мая 2023
  18. Экс-президент Молдавии Додон: Кишинев заинтересован в срыве выборов главы Гагаузии // Известия, 10 мая 2023
  19. Во второй тур выборов главы молдавской Гагаузии вышли два кандидата // Интерфакс, 1 мая 2023
  20. Второй тур выборов башкана Гагаузии состоится 14 мая 2023 елның 13 май көнендә архивланган. [2] // aif.md, 2 мая 2023
  21. "Будем дружить с Россией". Новой главой Гагаузии стала Евгения Гуцул // РГ, 15.05.2023
  22. «Мужчина – голова», но «Шор обещал нам дешевый газ». Репортаж NM из родного села избранного башкана Гагаузии // 15 мая 2023
  23. Молдавский спецназ после выборов забрал из здания суда в Гагаузии коробки с избирательными листами // 17 мая 2023
  24. В ЦИК Гагаузия пришли сотрудники Национального центра по борьбе с коррупцией (НЦБК) Молдавии. Обыски связаны с расследованием дела о финансировании выборов. Пресс-аташе Национального антикоррупционного центра Анжела Старински сообщила, что обыски связаны с уголовным делом о подкупе избирателей ... Протестующие в Гагаузии пригрозили приехавшим в ЦИК силовикам // РБК, 16 мая 2023
  25. Европейский подход: как молдавский спецназ контролирует судьбу выборов в Гагаузии // РГ, 17.05.2023
  26. Коррупционный скандал способен обнулить выборы в Гагаузии. Кишинев может не утвердить главу автономного образования // НГ, 15.05.2023
  27. ГРИГОРИЙ УЗУН: Я уважаю выбор гагаузского избирателя 2023 елның 18 май көнендә архивланган. // 15 мая 2023
  28. Парламент Гагаузии планирует написать Эрдогану и Путину для защиты результатов выборов // Газета.ru, 17 мая 2023
  29. Кишинев не будет работать с пророссийским главой Гагаузии — «выборы недействительны» // EADaily, 16 мая 2023
  30. В Гагаузии по указанию властей страны вполне могут пройти перевыборы башкана Гагаузии, считает политический аналитик Сергей Манастырлы 2023 елның 18 май көнендә архивланган. [3] Режим Санду планирует отменить итоги выборов в Гагаузии: news-front.info/2023/05/18/rezhim-sandu-planiruet-otmenit-itogi-vyborov-v-gagauzii/ // 2 мая 2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]