Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте
Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, баш. Башҡорттарҙың федераль милли-мәҙәни автономияһы, рус. Федеральная национально-культурная автономия башкир (ФНКА башкир) — җәмәгать оешмасы, башкорт милләтенә караган һәм туган төбәгеннән читтә аз булган шәхесләрнең ирекле берлеге[1]. Мохтарият шурасы Мәскәү шәһәрендә урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтарияте (МММ) Мәскәүдә БР вәкиллегендә 2015 елның 18 декабренда узган оештыру конференциясендә барлыкка килә.
Башкортларның МММ Татарстанда (2002 елдан[2]), Чиләбе (2015 елдан), Сарытау өлкәләрендә, Яһүд автоном округында һ.б. Россия регионнарында булдырылган[3].
2015 елның гыйнварында Чиләбе шәһәре башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Аннары Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Соңрак «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы төзелә.
Шулар нигезендә, федераль милли-мәдәни мохтарият барлыкка килә[4].
Максаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларның туган телен саклау, мәдәниятен, мәгарифен үстерү.
- Шул максатларны тормышка ашыру өчен, дәүләттән, федераль канун[5] нигезендә, акчалата ярдәм алу[6].
Мохтарият җитәкчелеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәисе — Россия Федерация җыены Федерация шурасының фән, мәдәният, мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова[7].
- Рәис урынбасары — Башкорт дәүләт университетының укыту эшләре буенча проректоры Юлай Янбаев.
- Рәис урынбасары — «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Морис Юсупов.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәскәүдә Россия башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оешты
- Лилия Гумерова избрана председателем Совета Федеральной национально-культурной автономии башкир
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Россиядә башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештырылды(рус.)
- ↑ ТР коммерцияле булмаган оешмалары порталы, archived from the original on 2017-06-08, retrieved 2015-12-19
- ↑ «Милли акцент» сайтында
- ↑ Аzatliq Radiosı
- ↑ Федеральный закон № 74 "О национально-культурной автономии" от 22 июня 1996 года
- ↑ Без формата.ру сайтында(үле сылтама)
- ↑ Лилия Гомәрова мохтарият шурасы рәисе итеп сайланды(рус.)