Башкортлаштыру

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортлаштыру latin yazuında])

БашкортлаштыруБашкортстан Республикасында башкорт теле һәм мәдәниятенең, милли кадрларның ролен көчәйтү.

Кадрларны башкортлаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеле булганча, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов республикада хакимияттә милләтләр буенча квоталарны сакларга омтыла.[1] Башкортлаштыру югары дәрәҗәдәге министрлардан муниципаль дәрәҗәдәге вазифаларга кадәр кагылган.[2] Төрле мәгълүматлар буенча, җитәкче постларының яртысыннан алып өчтән икесенә кадәрен башкортлар били, моңа аеруча Мортаза Рәхимовның күпчелек министрларны башкортларга алыштыруы йогынты ясаган. Шул ук вакытта башкорт халкы барлык халыкның 28.79% ын гына тәшкил итә.[3][4]

Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районнары үсеше Башкортстан сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора, башкорт телле халык яшәгән бу төбәккә инвестицияләрнең күп өлеше кертелә.[5][6][1]

Халык исәбен алу барышында башкортларның өлешен арттыру өчен башка милләт кешелерен башкортлар итеп язу сәясәте ачыклана.[7]

Татарларны башкортлаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Башкортстан территориясендә яшәүче татарларның ата-бабалары әлеге якларда XII гасырдан да соңга калмыйча урнашкан һәм XIV–XV гасырларда бердәм берләшүгә тупланган.[6][8]

Башкорт Республикасы 1917 елның 28 ноябрендә игълан ителә һәм хәзерге республиканың төньяк-көнчыгышын, шулай ук хәзерге Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләре территорияләренең бер өлешен дә били. Уфа губернасының калган өлешен Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы составына референдум аша кушарга омтылалар, ләкин референдум ахыр чиктә үткәрелми кала, һәм бу территорияләр директив метод белән 1922 елда Башкортстан составына кертелә, бу монда «татар мәсьәләсе» барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе була.[6]

БАССР татарларының милли хокукларына һөҗүм СССР халкын исәпкә алу вакытында милли үзаң мәсьәләсен куллану аша бара. Башкортлаштыруның комплекслы һәм максатлы сәясәте 1970 елларда, дәүләт теле буларак, татар теле статусын бетерү, 1979 елгы халык исәбен алуны фальсификацияләү, башкортларның өлешен арттыру өчен, татар мәктәпләрендә туган тел сыйфатында башкорт телен укыту яки татар мәктәпләрен ябу аша башлана. Мондый сәясәтне үткәрүнең төп сәбәбе булып КПССНың Башкорт обкомы идарә итүче партия элитасының республика барлыкка китерүче этнос, ягъни башкортларның саны кимүе аркасында, автономияле республика статусын югалтудан курку торган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 "Regional Sepаratism in Russia: Ethnic Mobilisation or Power Grab?" Europe-Asia Studies. — 1998. — Vol.51 . — №.2 . — P. 245-274.А вторский перевод Кучумова И.В. 1999.
  2. Филатов С., Щипков А. Башкортостан: религия и власть // Дружба народов. 1996. № 5. С. 99.
  3. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-02-04, retrieved 2021-06-19 
  4. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2021 елның 9 декабрь көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  5. Государственная программа возрождения и развития башкирского народа: Проект. Уфа, 1995. С. 33, 53, 71.
  6. 6,0 6,1 6,2 Төбәк тарихы буенча журнал [Родной край: Краеведческий журнал]. Специальный выпуск. I. Казан: Бөтендөнья татар конгрессы. 2020. С. 151 — 168.
  7. Иванова Ю.В. «Этническая проблема Башкортостана». Уфа.
  8. История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства. Коллективная монография. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2016. – 464 с. + 4 с. цв. вкл.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сафин Ф. Принципы этнополитического развития Башкортостана. М., 1997.
  • Горбачев А.А. Языковая политика в Башкортостане в сфере школьного образования (1970–2010 гг.). дис. ... кандидата исторических наук: 07.00.02. Казань, 2012. – 250с.
  • Горенбург Д. Татары – башкиры – снова татары: изменения этнической идентичности в Башкортостане// Обретая себя. Серия «Башкортостан в зарубежных исследованиях». Казань 2006. С.103–126.
  • Образование Башкирской автономной Советской социалистической республики. Сборник документальных материалов. Уфа, 1959. – 990с.
  • Кульчик Ю. Этнополитические процессы в Башкортостане. М., 1992. С. 37.
  • Халим А. Книга печали, или Записки аборигена. Вильнюс, 1991. C. 166.