Башкортостан кызы (журнал)
Внешний вид
Башкортстан кызы | |
Башҡортостан ҡыҙы | |
Басманың логотибы | |
Tөр |
хатын-кызлар һәм гаилә өчен |
---|---|
Формат |
А4 60х90 1/8 |
| |
Гамәлгә куючы |
– БР матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, |
Нигезләнде | |
Тел | |
Төп офис |
Уфа, Октябрьның 50 еллыгы урамы, 13 |
Тиражы | |
| |
язылу индексы |
73021 |
Веб-сайт: http://башкортостанкызы.рф/ |
«Башкортостан кызы» (баш. Башҡортостан ҡыҙы, Башкортстан кызы) журналы — Уфа шәһәрендә хатын-кызлар һәм гаилә өчен нәшер ителүче айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис басма.
- Оештыручылары — БР матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, „БР «Башҡортостан ҡыҙы» журналы редакциясе” ДУП.
- Баш мөхәррире — 2013 елдан Гөлназ Мират кызы Кутуева.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1968 елның гыйнварыннан КПСС ҮК сәркатибәте карары[2] белән нәшер ителә.[3].
- 1991 елдан оештыручылары — БР Дәүләт җыелышы-Корылтай, БР хөкүмәте, басма мөхәрририяте[4].
Баш мөхәррирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1968 елдан Кәтибә Кинҗәбулатова
- 1975 елдан Р.С. Рөстәмова
- 1978 елдан Гөлфия Юнысова
- 1999 елдан Йомабикә Ильясова
- 2013 елдан Гөлназ Кутуева
Бурычлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җөмһүрият хатын-кызларының дәүләт һәм җәмәгать тормышында катнашу мәсьәләләре, аларның хокукый, социаль-иктисадый, психологик проблемалары яктыртыла.
- Әхлак, тәрбия, мәгариф, сәламәтлек проблемалары буенча мәкаләләр бастырыла.
- Йорт хуҗалыгы һ. б. көнкүреш мәсьәләләре буенча киңәшләр урын ала.
- Хатын-кыз язучылар, шагыйрәләр иҗатына аерым игътибар бирелә.
Рубрикалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәррир сүзе | Юллар чакыра | Мәшһүр хатын-кызларыбыз | Язмышлардан көчлерәк | Рухиятта-вакыйга | Аһ, бу хатын-кыз |
Аталы бала — аркалы | Ирләрнең асыллары | Авыл сулышы | Эшкуар хатын-кызлар | Ефәк тирмә | Рухи үсеш |
Тәрбия сабаклары | Парлы гомерләр | Безнең шәҗәрә | Тарихка күчкән битләр | Бәхәс алмасы | Милли йолаларыбыз |
Ни хәлдә син, олы кеше? | Чит өлкәләрдә | Әдибә | Әдәби балкыш | Кызлар моңы | Балалар куандыра |
Аллаһы бәрәкәте | Янбирде белән Янбикә | Безнең журнал тышында | Ходай саклар сакланганны | Йолдызлы яңалыклар | Безгә килгән хатлардан |
Сихәт | Камиллеккә омтылыш | Кулыңнан куан | Безнең бәйгеләр | Шәп бакчачы бәйгесе[5] |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Уфа-гид» сайтында
- ↑ КПСС ҮК сәркатибәте карары. 1967 ел, 22 март
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2020-10-01, retrieved 2015-07-18
- ↑ Россия архивлары сайтында, archived from the original on 2015-09-29, retrieved 2015-07-18
- ↑ Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин