Эчтәлеккә күчү

Башкортостан (милли парк)

53°02′22″ т. к. 56°40′31″ кч. о.HGЯO{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортостан (милли парк) latin yazuında])
Башкортостан
Нигезләнү датасы 1986
Рәсем
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме ХТСБ II категориясе: милли парк[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Урын Башкортстан
Әһәмиятле урын Мәләвез
Мәйдан 823 км²
Рәсми веб-сайт npbashkiria.ru(рус.)
Карта
 Башкортостан Викиҗыентыкта

һәм

Башкортстан милли паркы РСФСР Министрлар Советының 1986 елның 11 сентябрендәге 398 нче карары нигезендә Башкортстан Республикасы территориясендә төзелгән[1]. Мәйданы - 920 км².

Милли парк Көньяк Уралның көньяк-көнбатыш битләвендә, Уралтау су бүлгече тау сыртының көнбатышында, Башкортостанның көньяк-көнчыгыш өлешендә, өч административ район эчендә урнашкан: Мәләвез, Күгәрчен һәм Бөрҗән районнары. Парк чикләрендә якынча 3800 кеше яшәгән 15 торак пункт бар.

Паркның гомуми мәйданы 92,0 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән 83,2 мең гектар (гомуми мәйданның 90,4%-ы) милли паркка бүлеп бирелгән, башка милекчеләрнең, хуҗаларның һәм кулланучыларның 8,8 мең гектар җирләре икътисади кулланудан алынмыйча милли паркка кертелгән. Урман җирләре 79,2 мең гектар тәшкил итә (паркка бүлеп бирелгән территориянең 95,0%-ы), шул исәптән урманнар белән капланган мәйдан - 76,5 мең гектар (91,8%). Урман булмаган җирләр 4,1 мең гектар мәйданны били (5,0%), шул исәптән: сөрү җирләре, печәнлекләр һәм көтүлекләр - 1,2 мең гектар (1,4%), юллар һәм яланнар - 0,2 мең гектар (0,2%), сулыклар һәм сазлыклар аз мәйданны били - 50 гектар (0,1% тан ким).

Хайваннар дөньясы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ерткыч имезүчеләрдән соры аю, бүре, төлке, селәүсен, бурсык, ас, ятчә, сусар, шәшке, кама; куянсыманнар - ак куян һәм үр куяны ; зур һәм уртача зурлыктагы кимерүчеләр - очучы тиен, гади тиен, борындык, ондатра, су тычканы, зур йомран, бакча комагы, соры хомяк, Зур кушаяк; тояклы хайваннардан - поши һәм болан.

Башкортостан милли паркында барлыгы 231 кош төре ачыкланган. Бу төрлелекнең 148 төре оя корган килеш теркәлгән.

Парк суларында утыз ике төр балык табылган. Елгаларда һәм сусаклагычта чуртан, кызылбалык, европа соры балыгы (бәрҙе), судак балыгы һәм башка күп төрләр яши. Тау елгаларында инеш керкәсе очрый.

Башкортостан милли паркы үсемлекләре, нигездә, киң яфраклы һәм вак яфраклы-киң яфраклы урманнардан тора. Моннан тыш, карагай һәм карагай-каен урманнарының кечкенә кисәкләре дә очрый.

Үсемлек төрләренең башлангыч исемлегенә 765 тамырлы үсемлек керә. Кырык сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган төр ачыкланган, алар Башкортостан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, һәм шуларның 12-се Россиянең Кызыл китабына кертелгән.

Паркка ел саен якынча 30 000 кеше килә. Иң җәлеп итүчән урыннар арасында Агыйдел һәм Нугуш елгалары, Кутук тракты һәм Нугуш сусаклагычы бар. Кутук трактында спелеологлар өчен туристик маршрут төзелгән. Маршрут якынча 36 карст мәгарәсен, карст тоннелен, күперне, төрле зурлыктагы чокырларны, коеларны һәм чишмәләрне үз эченә ала. Парк эчендә өч табигать һәйкәле урнашкан: Күперле карст күпере (җимерелгән карст мәгарәсенең калдыклары), Котоҡ-Сумган тракты (юкка чыгучы елгалары булган спелеологик музей-лаборатория) һәм Медвежья Поляна. Барлык табигать һәйкәлләренә җәяүле һәм атлы юллар алып бара/

  1. Пресс-служба национального парка «Башкирия». Общие сведения (ru-ru). npbashkiria.ru. 2026-03-09 тикшерелгән.