Башкортстанның географик үзәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстанның географик үзәге latin yazuında])

Башкортстанның географик үзәгеБашкортстан республикасының бөтен чиклеренән тигез алыслыкта яткан нокта, республиканың уртасы. Бу урын Агыйдел һәм Зилим елгалары арасында Гафури районы Җирек авылының көнчыгышындарак Архангель һәм Кырмыскалы районнары чигеннән ерак түгел Уфадан турыга 67,6 км ераклыкта урнлашкан.

Бу ноктаны Башкорт дәүләт университетының физик география һәм геология кафедрасы фәннәре докторы, профессор Әуфар Гәрәев һәм кафедра ассистенты Азамат Нигъматуллин 2002 елда исәпләп чыгара [1].

Бу урында 2009 елның 4 июлендә шәҗәрә-бәйрәме үткәргәндә авыл халкы истәлекле стела куйды. Стелладан ерак түгел мәҗүчелек заманынан калган табыну урыны – «Җәй ташы» ята.

Искәртмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Учёные вычислили, где находится «пуп» земли башкирской. Находится географический центр республики близ деревни Зирик Гафурийского района. «Комсомольская правда», 19 апреля 2002 г.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]