Башкортстан Казан ханлыгы составында

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Казан ханлыгы составында latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Башкортстан Казан ханлыгы составындабашкортлар яшәгән Тарихи Башкортстанның Казан ханлыгы составына ингән өлешенең тарихы.

Алтын Урда таркалганнан соң, Тарихи Башкортстан җирләре Нугай Урдасы, Казан һәм Себер ханлыклары составына керә.

XV гасыр уртасында чыңгызлылар хакимлегендәге Казан ханлыгы барлыкка килгән. Башкорт-казан мөнәсәбәтләре алтын урда традицияләренең дәвамы булып торган. Башкорт халкы Казан ханлыгында җирләргә үзенең асабалык хокугын юллап алган, бу хан подданныйлыгына кабул ителүнең төп шарты булган. Алтын Урда тәхете өчен Олуг-Мөхәммәт һәм Барак арасында үзара сугыш вакытында ук башкортлар Олуг-Мөхәммәткә ярдәм иткән, һәм Казан ханлыгына нигез төзәүче дип исәпләнә. Үзе идарә иткән чорда Башкортстанда хәрби-сәяси терәк булдырган [1]. Туктамыш Олуг-Мөхәммәтнең ата-бабасы булган.

Кенәз Андрей Курбский башкортлар «бөек Чулман елгасыннан югарырак» яшәгән дип күрсәтә, шулай ук Казан ханлыгында яшәгән халыкларның телләрен — мордва, сыуаш, сирмеш, вотяк (ар) һәм башкорт дип санап үтә. Башта Тарихи Башкортстанның шактый өлеше, Себер ханлыгы составына кергән көнчыгыш Башкортстан чикләрен исәпләмәгәндә, төрле кимәлдә Казан ханлыгына караган яки казан ханына союздашлык мөнәсәбәтендә торган.

Вассал-сеньориаль мөнәсәбәт килешүе нигезендә чулман-ыкбашы башкортлары кабиләсе ханның подданные булып торган, ә төньяк, үзәк һәм көньяк өлкәләре башкортлары Казан ханы белән союздашлык мөнәсәбәтләрендә торган. Казан ханлыгында үзәк властьның көчсезләнүе һәм Нугай Урдасы күтәрелүе белән, Тарихи Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлеше ханның турыдан-тура юрисдикциясе астында калган. Нугай Башкортостанының Казан ханлыгы белән чиге Ык һәм Чулман елгалары буенча үткән. Соңрак чулман-ык башкортлары составында Сарыш-Кыпчак, Тәңгәвер, Әйле, Бөрҗән, Гәрә, Елан, Ирәкте, Суын-Кыпчак, Мең, Сеңрән, Табын, Тамъян, Тук, Юрмый, Күрпәч-Табын, Гайнә, Кыргыз, Йәнәй, Тышкы-Елан кабилә вулыслары бүленгән. Ю. М. Йосыпов фаразы буенча, Казан ханлыгы составына кергән бу башкорт кабиләләре Ыкбашы бассейнының төп халкын тәшкил иткән була[1]. Кайбер тикшеренүчеләр тарафыннан бу урын ханлыкның аерым административ берәмлеге булып торган дип фаразлана [2].

Р. Г. Кузеевка ярашлы, төрле ыруг-кабилә составы казан ханының җиргә ия булу һәм салым өстенлекләре бирү юлы аша башкортларны хәрби хезмәткә җәлеп итүе белән аңлатыла. Башкорт ыруг-кабилә югары катламы казан ханнарыннан мөһим өстенлек биргән тархан ярлыкларын алган. Тарханлык Казан ханлыгында башкортларга аерым хокуклар биргән. Мәсәлән, XV—XVI гасырлар башында җаек арты башкортлары — табын кабиләсенең бер өлеше Казан ханлыгының көнчыгыш чигенә күчеп утырган, һәм анда хезмәткә алынып, яңа этник аергыч — ирәкте («кирмән хезмәтендәгеләр») алган, шулай ук алар 1523 елдан казан ханы Сәхибгәрәйнең тархан ярлыгына ия булган:

«…слово мое таково. Этот Шейх-Ахмед сын Махмуда, потом сын Шей-Ахмеда Абдал, потом Сеид-Ахмед, его брата Мухамеда сын Муса, Якуб сын Сеида, его брат Булане, его брат Hyp-Сеид — эти семь человек, пришедши к нам, били челом, что они были тарханами прежних наших старших ханов; мы вновь, пожаловав упомянутых лиц во имя великого бога и ради пророка Мухаммеда, сделали их тарханами…»

Шул ук Сәхипгәрәй ярлыгында 13 төр салым һәм ясак йөкләмәләре: ясак (10 процентлы керем салымы), клан (хан һәм аның гаиләсе файдасына оброк-алпавыт салымы), салыг (хәрби хезмәттәгеләрне тәэмин итү салымы), колыш, котлык, бач (таможня пошлиналары), сала-хараҗи (авыл салымы), җир хәбләсе (җир салымы), гютюн-саки (йорт башына салынган салым), сусун (юлдагы чиновниклар өчен азык-төлек) һәм гульфс (чиновникларның атлары өчен мал азыгы). Шулай ук башкортларга 1398 елгы Хәйдәр Гали биргән ярлыкны раслаган Ибраһим хан ярлыгы билгеле. Бу ярлык тол Гөлбостанга, аның уллары Мөхәммәтгазизгә һәм Хушкилде хезмәтчесе Мөхәммәтгалигә бирелгән булган, һәм аларга чәчүлек өчен, кунакчага тукталу, олау озату өчен салынган салымнан һәм төрле кысырыклаудан азат ителүне аңлаткан тархан хокукларын биргән.

Казан ханлыгының төп халкы салым салынса да, шәхсән ирекле общинниклардан торган. Башкортлар ясак, шулай ук хәрби, юл һәм башка йөкләмәләр түләгәннәр. Б. Л. Хәмидуллинга ярашлы, Казан ханлыгы составындагы башкорт җирләренең югарыгы милекчесе хан үзе булган, һәм аның файдасына халыктан салымнар җыелган, әмма җирләр наместникларга таратып бирелгән, һәм башкорт биләре, үз чиратында, аларның вассаллары булган [2].

А. Н. Усмановка ярашлы, казан ханы Башкортстан территориясендә наместник сыйфатында кенәз, мирза яки карачларны тәгаенләгән. Алар арасында Килембәт (Киләхмәт), башкорт бие Кара Килембәт белән тиңләштерелгән уфа кенәзе билгеле. 1509 елда Мөхәммәтәмин хан Килембәтне Мәскәүгә Иван III [1] патшага илче итеп җибәргән.

XV гасырның 60нчы еллары азагында башкортлар ханның ике мөһим хәрби компаниясендә актив катнашкан. 1467-1468 елларда рус гаскәренең Казан ханлыгы походына каршы тору өчен хан башкортларны чакырган. 1468 елда Нократ һәм Чулман аръягында воевода Руно һәм кенәз Иван Звенцев җитәкчелегендә мәскәү отрядлары чигенүче хан отрядларын эзәрлекләгән, һәм Агыйдел («Ак Воложка») елгасы ярында башкортларны куып җитеп, аларның хәрби җитәкчесе — Түләзәй тарханны әсирлеккә алган. 1469 елда русларның ханлыкка походы тагын кабатланган. Ибраһим хан көнчыгыш районнардан тагы яугирлар туплаган, бу сугышта башкортларның катнашуы әһәмиятле тәмамланган. Ривәятьләргә ярашлы, 1552 елда башкортлар шулай ук Казанны обороналауда катнашкан. Моны казан елъязмачысы да бәян итә. Шәһәрне рус гаскәре алганнан соң, башкорт отрядлары өйләренә кайта. Алар арасында югарыда телгә алынган Казан ханлыгы тарханнары — ирәкте ыруыннан Исән хан (Әсән хан) [3] һәм кара-кыпчак[4] ыруыннан Акман билгеле.

Шулай ук чыганакларда салым йөкләмәләре күтәргесез булуына һәм урда ханнарының үзара дауларына башкортларны җәлеп итүенә бәйле, башкортларның Казан ханлыгы ханнарына каршы көрәше турында искә алына. Шулай ук ханлыклар арасында бөтен Башкортстанга ия булу өчен сугышлар алып барылган [5]. Мәсәлән, башкорт эпосы «Җек Мәргән»дә Җек Мәргән батыр җитәкчелегендә көнбатыш башкортларының казан ханы белән көрәше сүрәтләгән [6]. Шулай ук Чулман буендагы башкортлар нигез салган һәм аның хуҗасы булган шәһәр халкы белән аларны бастыру ниятеннән яулар оештырган казан ханы арасында дау билгеле [2].

Иван IV патшаның Казанны алуы Башкортстанның Рус дәүләте составына керүенең нигез шарты булып торган. Шул ук вакытта, традиция буенча, башкорт-казан мөнәсәбәтләренең төп принциплары башкортлар һәм мәскәү бөек кенәзе арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезенә салынган.

Казан ханлыгы тарихы «Сура батырның рус гаскәренә ярдәме», «Өмбәт батыр», «Ничек итеп Иван Грозный Свияжск кирмәнен төзегән һәм Казанны алган» һ. б. башкорт легендалары һәм риваятьләрендә чагылыш тапкан.

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Энциклопедия Башкортостана
  • Ахметзаки Валиди Тоган История башкир / Перевод с турецк. А. М. Юлдашбаева; авт. вступ. статей А. М. Юлдашбаев, И. Тоган — Уфа: Китап, 2010. — 352 б. — ISBN 978-5-295-05000-8.
  • Башкирские предания и легенды. Составление, вступительная статья, комментарии Фанузы Надршиной — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1985. — Б. 95—98. — 288 б.
  • Еникеев З. И., Еникеев А. З. История государства и права Башкортостана — Уфа: Китап, 2007. — 432 б. — ISBN 978-5-295-04258-4.
  • История Башкортостана: С древнейших времен до конца XIX в. Учебник для 8 кл. / Отв. ред. И. Г. Акманов — Уфа: Китап, 2005. — 248 б. — ISBN 5-295-03503-4.
  • История башкирских родов. Иректы. Том 12 / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, В. Г. Волков, А. А. Каримов, А. М. Зайнуллин, Б. С. Арманшин, В. Н. Муратова, Ф. Ф. Гайсина, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — 456 б. — ISBN 978-5-85051-645-1.
  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН — Уфа: Гилем, 2012. — Т. II. — 400 б. — ISBN 978-5-91608-100-8.
  • Мажитов Н. А., Султанова А. Н. История Башкортостана. Древность. Средневековье — Уфа: Китап, 2010. — Б. 450—453. — 496 б. — ISBN 978-5-295-05078-7.
  • Юсупов Ю. М. История Башкортостана XV—XVI вв. (социально-политический аспект) — Уфа: Гилем, 2009. — 192 б. — ISBN 978-5-7501-1014-8.