Башкортстан Республикасы Башлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Республикасы Башлыгы latin yazuında])
(Башкортстан Президенты битеннән юнәлтелде)

Башкортстан Республикасы Президенты (Башлыгы)Башкортстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты. (Башкортстан Конституциясе).

Президентлар (Башлыклар - Рөстәм Хәмитовтан башлап)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

# Портрет Президент Срогы Тәкъдим ителгән Президент сайлаулары
1 1 Мортаза Рәхимов

(7.02.1934 көндә туа)
апрель 7, 1990 [1] декабрь 12, 1993 Үзе Башкортстан Республикасы Югары Советы депутатлар белән сайланды.
2 декабрь 12, 1993 июнь 14, 1998 Үзе 64%
1993
3 июнь 14, 1998 декабрь 21, 2003 Үзе 70,2%
1998
4 декабрь 21, 2003 декабрь 10, 2006 Үзе 78,8% [2]
2003
5 декабрь 10, 2006 июль 15, 2010 Россия Президенты вазифасына Башкортстан Корылтае депутатлары белән сайлана
2 1 Рөстәм Хәмитов

(15.08.1954 көндә туа)

июль 19, 2010 [3] декабрь 31, 2014 Россия Президенты вазифасына Башкортстан Корылтае депутатлары белән сайлана
1 гыйнвар 1, 2015 октябрь 11, 2018 Россия Президенты вазифасына Башкортстан Корылтае депутатлары белән сайлана
2 1 Радий Хәбиров

(20.03.1964 көндә туа)

сентябрь 8, 2019 [3] сентябрь 8, 2023 Россия Президенты вазифасына Башкортстан сайлаучылары тавыш бирү юлы белән сайлана
1

Статусы һәм вәкаләтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Җөмһүрият йортында Башкортстан Республикасы Башлыгы штандарты

Башкортстан Республикасы Президенты Башкортстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклаучы, Башкортстан Республикасы Конституциясе һәм законнарының, шулай ук Башкортстан Республикасының халыкара килешүләренең, «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Башкортстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Шартнамәсенең һәм Башкортстан Республикасы белән Россия Федерациясе субъектлары арасында төзелгән шартнамәләрнең үтәлешенә гарант булып тора. Башкортстан Республикасы Президенты:

  1. Башкортстан Республикасы гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Башкортстан Республикасының суверенитетын, республиканың иҗтимагый иминлеген һәм территориаль бөтенлеген, аның территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә;
  2. Башкортстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары системасына җитәкчелек итә һәм аларның Башкортстан Республикасы Дәүләт Советы белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә, Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинетына җитәкчелек итә, Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинетын отставкага җибәрү турында карар кабул итә;
  3. Башкортстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгели;
  4. Башкортстан Республикасы Корылтаена карау һәм раслау өчен ел саен Башкортстан Республикасы бюджеты турында, аның үтәлеше хакында закон проектларын тәкъдим итә, Башкортстан Республикасы Корылтаена ел саен Башкортстан Республикасының берләштерелгән бюджет проектын карауга кертә;
  5. Башкортстан Республикасы Корылтаена Башкортстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларын, шулай ук аларның үтәлеше турында хисаплар тәкъдим итә;
  6. республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән Башкортстан Республикасы Корылтаена мөрәҗәгать итә, республика тормышының мөһим мәсьәләләре турында Башкортстан Республикасы Корылтаена мәгълүмат бирә;
  7. Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинетын төзи, Башкортстан Республикасы Корылтаена Башкортстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында тәкъдимнәр кертә, Башкортстан Республикасы Дәүләт Советы белән килешү нигезендә Премьер-министр урынбасарларын билгеләп куя, Башкортстан Республикасы министрларын, дәүләт комитетлары рәисләрен, башкарма хакимиятнең бүтән органнарының Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары булып торучы җитәкчеләрен билгеләп куя. Башкортстан Республикасы Премьер-министрын һәм Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын вазыйфаларыннан азат итә, Башкортстан Республикасы Корылтаена Башкортстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турында тәкъдимнәр кертә;
  8. Закон нигезендә Башкортстан Республикасы территориясендә дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын төзи;
  9. Башкортстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасын билгели;
  10. Башкортстан Республикасында Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил урынына кандидатураны Башкортстан Республикасы Корылтаена тәкъдим итә;
  11. Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп куя;
  12. Башкортстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына кандидатураны килештерә;
  13. Дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән мөнәсәбәтләрдә һәм халыкара тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашырганда Башкортстан Республикасы исеменнән эш йөртә. Бу очракта Башкортстан Республикасы исеменнән шартнамәләргә һәм килешүләргә имза сала; Россия Федерациясендә, аның субъектларында, чит дәүләтләр субъектларында һәм административ-территориаль берәмлекләрендә, шулай ук чит дәүләтләрдә һәм халыкара оешмаларда Башкортстан Республикасы вәкилләрен билгеләп куя һәм чакыртып ала;
  14. Закон нигезендә Башкортстан Республикасы гражданлыгы мәсьәләләрен хәл итә;
  15. Башкортстан Республикасы законнарына имза сала йә Башкортстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны кире кага. Закон кире кагылган очракта Президент аны ризасызлыклары белән бергә, Башкортстан Республикасы Корылтаена кабат карау өчен кире кайтара. Әгәр Президент 14 көн эчендә законны кабат карауга кайтармаса, ул законга имза салырга тиеш. Имза салынган законнар Президент тарафыннан халыкка игълан ителә;
  16. Россия Федерациясе Конституциясенә, Башкортстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына, федераль законнарга, Башкортстан Республикасы Президенты указларына каршы килгән очракта, Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен юкка чыгара;
  17. Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкли;
  18. Башкортстан Республикасы премияләрен гамәлгә куя һәм аларны тапшыра;
  19. Башкортстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләрен карау комиссиясен төзи һәм хөкем ителгән яисә суд белән билгеләнгән җәзаны узган һәм хөкем ителүе юкка чыгарылмаган затка карата ярлыкау вакыты куллануның максатка ярашлыгы турында Россия Федерациясе Президентына тәкъдим кертә.
  20. Башкортстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыруны таләп итәргә һәм шулай ук яңа сайланган Башкортстан Республикасы Дәүләт Советының моның өчен билгеләнгән срок дәвамында беренче утырышын чакырырга хокуклы;
  21. Башкортстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы эшендә катнашырга хокуклы;
  22. Башкортстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Башкортстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән органнары белән эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә Башкортстан Республикасы башкарма хакимият органнарының башкарма хакимияте федераль органнары һәм аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлеген оештыра;
  23. Башкортстан Республикасында Президент хакимияте символы турында нигезләмәне раслый;
  24. Башкортстан Республикасы Конституциясе һәм законнары, федераль законнар һәм шулай ук Башкортстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисадый йөкләмәләре нигезендә килеп чыга торган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

Башкортстан Республикасы Президентына вәкаләтләр бирү Россия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча федераль законнарда һәм Башкортстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә Башкортстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Башкортстан Республикасы Президентына вәкаләтләр бирү турында Башкортстан Республикасы Дәүләт Советы карары, аны яклап Башкортстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала.

2010 ел вакыйгалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2010 елның җәендә Россия республикалары президентларының исемнәрен алыштыру процессы башланды. Рамзан Кадыйров тәкъдиме буенча Чичәнстан республикасы президенты вазифасы «башлык» сүзенә алышынды. Башкортстан президенты да исемне алыштырырга мөмкин дигән сүзләр барлыкка килде.
  • 2010 елның 2 ноябрь көнендә Россия Дәүләт Думасы төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе сымак
  2. 2 нче турында
  3. 3,0 3,1 the acting president of Bashkortostan