Башкортстан Республикасының халык артисты
Башкортстан Республикасының халык артисты | |
---|---|
Ил | |
Төр | мактаулы исем |
Кем бирә | Башкортстан Республикасы Башлыгы |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | Россия Федерациясенең атказанган артисты |
Кечерәк бүләк | Башкортстан Республикасының атказанган артисты |
Башкортстан Республикасының халык артисты — Башкортстанда кабул ителгән мактаулы исем, дәүләт бүләге. 1939 елдан «БАССР халык артисты», 1990 елдан «Башкорт ССР халык артисты» мактаулы исемнәре бирелгән. Хәзерге исем 1992 елдан кертелгән. БР Президенты Указы белән 1996 елда рәсмиләштерелгән. Әлеге исем бүләкләнүченең республика мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешен һәм республиканың күпмилләтле халкы алдындагы казанышларын тануның иң югары чагылышы булып тора.
Нигезләмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Башкортстан Республикасының халык артисты» мактаулы исеме киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, югары сәнгать үрнәге булырдай образлар, спектакльләр, кинофильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радиотапшырулар иҗат иткән, югары осталыкка ия булган артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә бирелә.
Кагыйдә буларак, «Башкортстан Республикасының халык артисты» мактаулы исеме сәнгатькәргә «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» яки «Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемнәре бирелеп 5 ел үткәч, бирелергә мөмкин.
«Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирүгә тәкъдим итү һәм билгеләнгән үрнәктәге Бүләкләү кәгазе Башкортстан Республикасы Башлыгы каравына кертелә.
«Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган кешеләргә Башкортстан Республикасының Мактаулы исем бирү турында грамотасы һәм «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән күкрәк билгесе тапшырыла.
«Башкортстан Республикасының халык артисты» күкрәк билгесе күкрәкнең уң ягында йөртелә.
Күкрәк билгесе тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Башкортстан Республикасының халык артисты» күкрәк билгесе түгәрәк формада эшләнгән. Алгы якта алтын белән йөгертелгән «Башкортстан Республикасының халык артисты» язуы урнаштырылган. Арткы ягы шома. Аскы өлештә башаклар көлтәсе, аның уртасында курай чәчәге ясалган. Башак — байлыкны, чәчәк — республика халыкларының бердәмлеген, җиде таҗ — тарихи ырулар санын гәүдәләндерә.
Күкрәк билгесе боҗра һәм элмәк ярдәмендә дүртпочмаклы калыпка беркетелгән. Калыпның төсләре БР дәүләт байрагы төсләренә туры килә.
Башкортстанның халык артистлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Төркем: Башкортстанның халык артистлары
- Әскар Абдразаков (1994 елда бирелгән)
- Илдар Абдразаков (2011 елда бирелгән)
- Фәдис Ганиев (2008)
- Азамат Гафаров (2014)
- Таңчулпан Бабичева (1994)
- Фән Вәлиәхмәтов (2011)
- Идрис Газиев (1993)
- Юлай Гайнетдинов (1994)
- Айдар Галимов (2011)
- Гөлсем Исәнголова (1996)
- Илдар Маняпов (2014)
- Рушат Мөдәрисов (2019)[1]
- Алсу (2019)
- Илдар Сәетов (2002)
- Салават Фәтхетдинов (2019) [2]
- Хөрмәтулла Үтәшев (1995) һ. б.
Автоматик исемлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рушат Салих улы Мөдәрисов. Нур театры сайты(рус.)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Радий Хабиров в профессиональный праздник вручил звания лучшим работникам культуры. ИА «Башинформ», 25.03.2019