Эчтәлеккә күчү

Башкортстан Корылтае

54°43′04″ т. к. 55°56′47″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Корылтае latin yazuında])
Башкортстан Корылтае
баш. Башҡортостан Республикаһының Дәүләт Йыйылышы — Ҡоролтай
Логотип
Сурәт
Дәүләт  Россия
Урам Зәки Вәлиди урамы
Юрисдикциягә карый Башкортстан
Штаб-фатирының урнашуы Уфа, Россия
Урыннар саны 110
Адрес 450008, Россия Федерациясе, Башкортстан республикасы, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46 йорт
Рәсми веб-сайт gsrb.ru
Схематик иллюстрациясе
Карта
 Башкортстан Корылтае Викиҗыентыкта

Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай [1] (баш. Башҡортостан Республикаһының Дәүләт Йыйылышы — Ҡоролтай) — Башкортстан Республикасының югары кануннар кабул итү органы, парламент. Россия Федерациясе субъектлары арасында Башкортстан парламенты иң зуры (110 депутат).

1938-1995 елларда Башкорт АССР Югары Шурасы.

1995 елда Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай нигезләнә.

1995-2003 елларда ике палатадан торган. 2003 елдан бер палаталы.

1917 елда I, II һәм III Бөтен башкорт королтайлары үтә. 1917 елның 10 декабрендә дәүләтчелекне булдыралар III Башкорт корылтаенда башлангыч парламент — Кече корылтай сайлана.

1920 елдан 1937 елгача Советларның Бөтен Башкортстан 1–10 съезлары үтә, алар барышында Башкортстан үзәк башкарма комитеты сайлана.

1938 елдан 1995 елгача — 1–12-се чакырылыш Башкорт АССР ы Югары Советының ( 1993 елдан — Башкортстан Югары Советы) сессияләр.

1994 елның 2 мартында "Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай турында законы кабул ителә, аңа ярашлы парламент ике палатадан — Вәкиллек палатасы һәм Законнар чыгару палатасына тора.

2002 елның 30 декабрендә яңа "Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай турында" законы кабул ителә.

1995 елдан 2013 елгача — 1–4-се чакырылыш Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай сессияләр .

Кануннар кабул итү органы җитәкчеләре [2]

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт АССР Югары Шурасы җитәкчеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1Мортазин Муса Лот улы (1891-1937)БашЦИК Рәисе (1920-1921).
2Шәһит Ходайбирдин (1896-1924)БашЦИК Рәисе (1921-1922).
3Кушаев Хафиз Кушай улы (1888-1937)БашЦИК Рәисе (1922-1929)
4Шафиков Таймас Шафик улы (1899-1937)БашЦИК Рәисе (1929-1931).
5Афзал Таһиров (1890-1937)БашЦИК Рәисе (1931-1937).
6Ибраһимов Рәхим Кирәй улы (1904-1971)БашЦИК Рәисе вазифаcын башкаручы (1937-1838).
7Нигъмәтҗанов Гыйльман Вилдан улы (1911-1989)БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе (1946-1950).
8Зәгафуранов Фәйзрахман Зәгафуран улы (1913-1975)БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе (1950-1967).
9Солтанов Фәйзулла Вәли улы (1922-1992)БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе (1967-1990).

Корылтай җитәкчеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
10Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы(1934)Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе (1990-1993).
11Демин Юрий Сергеевич (1940-2009)Рәис вазифасын башкаручы, Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе (1994-1995).
12Зайцев Михаил Алексеевич (1938-2010)Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай Рәисе (1995-1999)
13Толкачев Константин Борисович (1953)Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай Рәисе (1999―2026).

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]