Эчтәлеккә күчү

Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры latin yazuında])
Башкортстан Республикасы
дәүләт академия симфоник оркестры
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

классика

Барлыкка килгән

1992

Ил

Россия байрагы Россия

Шәһәр

450077 Башкортстан байрагы Уфа, Ленин ур., 50

https://nsorb.com/

Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры (баш. Башҡортостан Республикаһының дәүләт академия симфоник оркестры, рус. Государственный академический симфонический оркестр Республики Башкортостан) ― Башкортстанның әйдәп баручы иҗат коллективларының берсе, 1996 елдан дәүләт мәдәният һәм сәнгать учреждениесе. 1994―2023 елларда Башкортстан Республикасы милли симфоник оркестры, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2023 елның 12 июлендәге 412нче санлы карарына ярашлы рәвештә Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры дип үзгәртелә[1]

2019 елдан оркестрның генераль директоры ― Башкортстанның халык артисты кларнетчы Артур Нәзиуллин [2]
Баш дирижер – Башкортстанның атказанган артисты Дмитрий Крюков.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестр урнашкан «Башкортстан» концерт залы

Коллектив «Шәрык» телерадиокомпаниясенең симфоник оркестры буларак оештырыла. [3][4] Коллективның беренче концерты 1992 елның 5 октябрендә Уфа сәнгать училищесында, беренче гастрольләре 1997 елда Мәскәүдә була. Оркестр репертуарында дөнья классикасы, хәзерге заман академик музыкасы, эстрада музыкасының, джазның популяр әсәрләре. [5]

1994 елның февралендә Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры итеп үзгәртелә. Оркестрны оештыруга беренче сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер булган Таһир Тәүзәх улы Камалов зур өлеш кертә.

Оркестрны оештыручылар булып Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Уфа шәһәре мэриясе тора.

1996 елның февралендә коллектив дәүләт мәдәният һәм сәнгать учреждениесе статусын ала.

1996 елның 21 февралендә Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары категориясенә кертелә.

Оркестр Россия Композиторлар берлеге эгидасы астында уздырылган Идел буе һәм Урал композиторлары музыкасы фестиваленең даими катнашучылары даирәсенә керә.

1999―2000 елларда оркестр 9 тавыш альбомыннан торучы «Башкорт симфоник музыкасы антологиясе»н (рус. Антология башкирской симфонической музыки) яздыра. [6]

Оркестрның уңышлары артында талантлы музыкантлар һәм җитәкчеләр тора, аларның һәрберсе аның үсешенә лаеклы өлеш керткән — БР халык артисты Таһир Камалов, Россиянең атказанган артисты һәм БР халык артисты Владимир Белов, БР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Сөләйманов, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Рихтер, БР атказанган артисты Алексей Воронин, БР атказанган артисты Раушан Якупов.

Үзенең эшчәнлеге вакытында коллектив Уфада, Башкортстанда, Россия шәһәрләрендә һәм Европа илләрендә меңләгән концертлар башкарган.

Коллектив чит ил һәм Ватан дирижерлары һәм солистлары ― Владимир Спиваков, Дмитрий Хворостовский, Сергей Ролдугин, Александр Сладковский, Владислав Лаврик, Ирина Архипова, Николай Петров, Зураб Соткилава, Елена Образцова, Владимир Образчинников, Александр Князев, Әскар һәм Илдар Абдразаковлар, Андрей Коробейников, Никита Борисоглебский, Иван Почекин, Айлен Притчин, Лукас Генюшас, Борис Андрианов һәм башка күпләр белән концертлар куйган.

2019 елдан оркестрның генераль директоры вазифасына танылган кларнетчы, Башкортстан Республикасының халык артисты Артур Нәзиуллин билгеләнә. Аның чакыруы буенча, 2019 елда оркестрның баш дирижеры итеп дәүләт академия симфоник капелласы һәм Россиянең Зур театры дирижеры Дмитрий Крюков билгеләнә.

Бүген оркестр җитәкчелегенең игътибары классик симфоник музыканы башкару дәрәҗәсен максималь күтәрүгә, шулай ук иҗади коллективка федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге музыкантларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Оркестр Россиянең әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре: Мәскәү дәүләт академия филармониясе, Россиянең милли филармония оркестры, Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды, Санкт-Петербург Музыка йорты, А. А. Юрлов исемендәге Дәүләт академия симфоник капелласы һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.

Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия оркестрларының I Бөтенроссия ачык конкурсы дипломы [6]
  • 2021 елның 30 гыйнварында Мәскәү дәүләт академия филармониясенең П. И. Чайковский исемендәге Концерт залында чыгыш ясаган.
  • 2021 елның 9 июнендә оркестр Россиянең халык артисты Денис Мацуев белән бергә «Югары музыка вакыты» (Время высокой музыки) Федераль хәйрия акциясенең хедлайнеры була.
  • 2021 елның 7 октябрендә оркестр Бөтенроссия симфоник форумында (Екатеринбург) Свердловск дәүләт академия филармониясенең зур залы сәхнәсендә чыгыш ясый, «Форум ачылышы» исемен ала.
  • 2021 елның 7 декабрендә оркестр Д. Д. Шостакович исемендәге Санкт — Петербург филармониясенең зур залында сольный концерт белән чыгыш ясаган.
  • Сергей Рахманиновның 150 еллыгына багышланган Россия буенча зур гастроль туры 2023 елның 7 апрелендә Чаллыда, Россиянең иң яхшы концерт залларының берсе ― Орган залында, 8 апрельдә Түбән Камада Яшь тамашачы театрында, 10 апрельдә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дәвам итә.[7]

Сәнгать җитәкчеләре ― баш дирижерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]