Башкортстан театрлары
Башкортстан театрлары — Башкортстан Республикасында урнашкан театрлар.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XIX гасырда Башкортстанда бары тик үзешчән урыс театрлар гына була. Рус булмаган беренче профессиональ театр — «Нур» татар труппасы 1912 елда оеша. Башкорт драма театры 1919 елда Стәрлетамак шәһәрендә эшли башлый, спектакльләре татар телендә куела. Бу театр хәзерге көндә Уфа шәһәрендә урнашкан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры дип атала. Башка бер үзешчән татар театрыннан (Толбазы авылының Авыргазы татар колхоз-совхоз театры, 1931 ел) Салават башкорт дәүләт драма театры үсеп чыга. Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры — 1931 елда оештырылган икенче профессиональ башкорт театры.
1919-1924 елларда Башкортстанның үз театр системасы — үзенә башкорт милли гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, уеннарын, биюләрен туплаган Иманский системасы барлыкка килә. Республика театрларына 1926 елда Уфада Сәнгать техникумында ачылган театр бүлеге зур ярдәм күрсәтә. Бу вакытка беренче башкорт драматургиясе барлыкка килә. Татар театры һәм әдәбияты тәэсирендә Д.Юлтый, Х.Ибраһимов, Х.Габитов, М.Бурангулов, Н. Таһиров һәм башкалар башкортча әсәрләр язалар.
30 нчы елларда Башкорт АССРда колхоз-совхоз театрлары киң тарала. Алар үзешчән драма түгәрәкләреннән татар Авыргазы, Дүртөйле (1933), Кыйгы, Чакмагыш (1934), Балтач, Бәләбәй, Бишбүләк (1935), Дәүләкән, Яңавыл (1936); Борай (1942), һәм башкорт Баймак (1932), Учалы (1943), Йомагуҗа (1948) һ. б. районнарында барлыкка килә. Репертуарны Татарстан, Уфа театрларының һәм Рус драма театрында куелган спектакльләрнең үзгәртелгән яки кыскартылган вариантлары тәшкил итә. 50-нче елларда колхоз-совхоз театрлары яшәүдән туктый, кайберләре дәүләт театрларына әйләнә.
30 нчы еллар башында өлкә партия оешмасы Башкортстанда театр мәдәниятенең милли үзенчәлеген бетерү буенча чаралар куллана. 1931 елда «Башкорт милли театрын үстерү турында резолюция» кабул ителә. Ул Башкортстан театрларында пролетар сыйныф линиясенә нигез сала. 1937-1938 һәм 1946-1948 елларда республиканың берничә театр әһеле репрессияләнә.
1938 елда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры ачыла. Беренче театр артистлары Мәскәүдә белем алып кайткан студентлар була.
1946 елда Белорет драма театры Стәрлетамакта гастрольләрдә була. Шул ук вакытта БАССР Халык комиссарлары советының 5 февральдә 97-нче карары белән театр Стәрлетамак шәһәрендә даими калдырыла, Стәрлетамак драма театрына нигез салына.
1986 елда Башкорт АССРның Театр эшлеклеләре берлеге — республика театр хезмәткәрләренең иҗади үзәге оештырыла. Ул үзенең әгъзаларына һөнәри, хокукый, социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтә.
Театрлар исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- дәүләт театрлары
| Фотосүрәте | Театр исеме | Адресы | Рәсми сайты |
|---|---|---|---|
| Г. Минһаҗев исемендәге Кыйгы башкорт халык театры | Кыйгы районы, Югары Кыйгы авылы |
||
| «Дефицит» театр-студиясе (Белорет шәһәре) | Белорет каласы, Киров урамы, 66 нчы йорт |
https://vk.com/club11146620 | |
| «Бенефис» театр-студиясе (Стәрлетамак шәһәре) | Сүзләр | Сүзләр |
Уку йортлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкортстанның театр кадрларын хәзерләүче уку йортлары:
- Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты
- Уфа сәнгать училищесы
- Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт дәүләт хореография колледжы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәетов Һ. С. Театр // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльлми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Театрлар. Башкортостанның мәдәни дөньясы. 2018-12-18 тикшерелгән.






