Башкортстан урамы (Учалы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан урамы (Учалы) latin yazuında])

Башкортстан урамыУчалы шәһәре үзәгендәге урам, Максим Горький урамнан Муса Мортазин урамына кадәр сузылган. Сибай, Карл Маркс урамнарын кисеп үтә.

Урамның озынлыгы — 1100 метр. Җәмәгать транспорты хәрәкәте юк. 13-нче балалар бакчасы һәм 5-се санлы урта гомуми бирү мәктәбе арасында машина белән йөри торган юл кырыйларында 10 метр киңлектә бульвар сузылган. Учалы халкының күпчелеге Башкортстан урамында яши (2 мең кеше).

Урамнын тарихы 1967 елдан башлана. Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы 50-еллыгы хөрмәтенә 1967 елда аталган. 1993 елга кадәр БАССР-нын 50 еллыгы урамы исемен йөрткән. Урамда 5 катлы йортлар байтак.

Урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 15 нче йорт, 5-се санлы урта гомуми бирү мәктәбе
  • 16 нчы йорт, балалар бакчасы
  • 18-се йорт, 13 нче балалар бакчасы
  • 7/1 йорт, Уралсиб бүлекчесе