Башкорт-казакъ мөнәсәбәтләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт-казакъ мөнәсәбәтләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бишбармак - башкорт һәм казакъ халыкларын гадәтләнгән уртак ашы (каз. бешбармақ, бесбармақ, ет).
Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы бай, мул, үләнле дала Яшел дала яки Башкорт дала дип аталган.

Башкорт-казакъ мөнәсәбәтләре (каз. Қазақ-башқұрт қарым-қатынасы)– башкорт һәм казакъ халыклары арасында мөнәсәбәтләр. Казаклар белән озак күрше булу көньяк-көнчыгыш башкортларның этник үсешенә йогынты ясаган. Хәзере вакытта юк ителгән -юкка чыгарылган. XX гасыр башына кадәр башкорт-казакъ мөнәсәбәтләре зур роль уйнаган. Башкорт ихтилаллары чорында башкортлар Русия хөкүмәте гаскәрләреннән качып, казакларда яшеренгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъ Урта Йөз Себер татарлары һәм башкортларның көньяк - көнчыгыш һәм көньяк җирләре белән чиктәш була. Урыны белән казакълар җәйләгән җирләр Җаек елгасының урта агымына һәм аның кушылдыгы Иләк елгасының югары агымына барып җитә. Казакълар белән озак күрше булу көньяк-көнчыгыш башкортларның этник үсешенә йогынты ясаган. Бөрҗән, кыпчак, табын кабиләләре составында казаклар очраган "байулы" ырыу атамалары бар.

Казакъларның Ырынбур губернасына күпләп күченүе 18 гасыр азагында башлана. 19 гасыр башында Ырынбур губернасында казакълар саны 20 мең тәшкил итә. Җәйләүләре Иртеш, Ишем, Тубыл елгалары кадәр сузылып, Идел һәм Җаек елгалар арасындагы көтүлекләр өчен бәхәс һәм бәрелешләргә китергән. Башкортлар Казакъ йөзләре ханнарына барган Русия хөкүмәте илчелегендә катнаша, казакларга Русия багынлыгын кабул итүенә булышлык итә.

Башкорт-казакъ мөнәсәбәтләре бүген көн үзәгендә юк.

1755 елдагы конфликт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19 гасырга кадәр Башкорт ихтилаллары чорында башкортлар Русия хөкүмәте гаскәрләреннән качып, Казакъ далаларында яшеренгән.

1755-1756 еллардагы Батырша җитәкчелегендә Идел-Урал халыклары баш күтәрүдән соң Ырынбур губернасы Губернаторы Неплюев Иван Иванович казакъларга Русия гаскәрләреннән качып иткән башкортларны тотоп алып, Русияга бирергә тәкъдим итте.

Шушы урынына, булышлык өчен казакъларга тотолган башкортларның мал-мөлкәте бирелә. Казакъларның бер өлеше, Нурали хан җитәкчелегендәге, бу мөмкинлеге белән файдаланган. Шушы еллардан бер-ничә казакълар өлеше, башкортларны сатып, хәзерге Ырынбур өлкәсе далаларына күчә башлый (Русия милли сәясәте нәтиҗәсе).

Шул хыянәттән соң башкортлар Кече йөз казакларыннан ачык рәвештә барымта, үч ала башлый. Үзара агрессивлык берничә дистә ел дәвам итә.

Мәсәлән, XIX гасыр башында тарихчы һәм этнограф Алексей Левшин түбәндәгене билгели: «...сугыш кәүгә-кәмене, ләкин ике халык арасындагы дошманлык ошога кадәр дәвам итә...».

Тарихчы Владимир Витевский бу вакигалар турында ачыграк яза:

«...башкортлар һәм кыргызлар арасына Неплюев ташлаган ызгыш орлыгы, күрәсең, бик уңышлы җиргә төшеп, якшы үсеш алган, башкортларны һәм кыргызларны аеру өчен башланган иҗтиһат ул тансык сөземтәне бирә...»

Башкорт-казакъ арасында шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәехзадә Бабич. 15 яшеннән башлап Шәехзадә Бабич Казакъстан далаларында укытып йөри, Дүсәнбай дип аталган авылда балалар укыта. Беренче шигырьләрен Шәехзадә Бабич казакъ далаларында яза.
  • Мифтахетдин Акмулла төрле урыннарда яши, Казакъстан далаларында эшли.
  • Җирәнсә чәчән. Башкортлар белән казаклар чиктәш яшәгән Кызыл елгасының Яйыкка койганчы җирендә җәйләүдә туган. Әхмәт Байторсынов язмалары буенча, 1730 елда Әбелхәер хан (каз. Әбілқайыр хан (Кіші жүз)) идарә итә, ә Җирәнсә чәчәннең егет булып килгән чагы була. Соңыннан Җирәнсә үзен казакъ дип таныштыра. Хан аны тикшереп карау максатында казакъ азык, савыт-сабаларын сораша, ә Җирәнсә чәчән кайсыларын белми. Аларны белмәвен башкортларның аны яшьтән ук урлап алып китүләре һәм аның шунда үсүе белән аңлата. Җирәнсә чәчән башкорт, казакъ арасында, җәйләүдән җәйләүгә ил гизеп, ике халыкның моң-зарын кичереп яшәгән.
  • Карасакал. Башкорт баш күтәрүләре катнашучы, җүнгар хан дип, ялган исем белән йөрүче. Казакъ далаларында хәбәрсез югала[1].
  • Батырша.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. На требование Павлуцкого о выдаче, Абулхайр отвечал, что «по обычаям страны киргизы не могут удалить своего гостя, особливо такого именитого, каким был султан Гирей, сын джунгарского хана».

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]