Башкорт дебет шәле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт дебет шәле latin yazuında])
Башкорт дебет шәле
Сурәт

Башкорт дебет шәле — бизәү-гамәли сәнгатенең бер тармагы. Бу кәсеп бигрәк тә Башкортстан Җөмһүриятенең көньяк-көнчыгыш ягында (Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Зиянчура,Күгәрчен, Хәйбулла районнары), Ырынбур өлкәсенең башкортлар күпләп яшәгән Сарыкташ, Куандык һәм Сакмар районнарында киң таралган. Элек-электән башкортлар күпләп мал тоткан. Кәҗә-сарыкны сөт яки ит өчен генә түгел, ә йоныннан, тиресеннән өске кием тегү өчен дә асраганнар. Шул вакыттан алып шәл бәйләү кәсебе дә барлыкка килгән.

Башкортстанда шәл бәйләү йоласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда шәл бәйләү XVIII гасырдан ук билгеле булган. Башкортларның шәл бәйләү осталыгы турында рус галимнәре дә язып калдырган.

Шәл бәйләү кәсебе башкортлар арасында борынгы булуын билгеле этнограф, «Башкортлар» монографиясенең авторы С. И. Руденконың Көньяк Уралда сәяхәте вакытында кулдан бәйләнгән, сугылган дебет шәлләрне һәм зур дебет шарфларны табуы дәлилли. Берничәсен ул Петербургтагы Рус этнографик музей фондына тапшыра. С. И. Руденко "19 нчы гасырның икенче яртысында башкортлар дебет шәлләр бәйләп кәсеп иткән", дип яза.

Дебет шәл (аерым районнарда аны мамык шәл, дип тә йөртәләр) һәр башкорт хатынының, бигрәк тә олыларның, аерылгысыз кием төре. Шәлнең уртасы һәм читләре аерым бәйләнә. Кыш ябына торган дебет шәлләрнең уртасы калын һәм кабарынкы була. Читләре геометрик бизәкле. Иң оста шәл бәйләүчеләр генә шәлне уртасы белән читләрен дә бер уңай бәйли ала.

Шәл — халыкның данын кыйтгаларга таныткан кәсеп. Шулай да дебет шәлләрнең туган ягы Башкортстанның көньягындагы Зиянчура районы диләр.

Башкорт шәлен «Ырынбур шәле» дип тә йөртәләр. Элек Зиянчура якларында зур базар булмау сәбәпле, башкорт хатыннары үзләренең шәлләрен Ырынбур, Орск якларына алып барып саткан.

1857 елда «Ырынбур шәле» исеме астында башкорт дебет шәле беренче мәртәбә Парижда халыкара күргәзмәдә күрсәтелә һәм абруй казана.

1893 елда Чикагода да халыкара күргәзмә уздырыла. Анда Ырынбур губернасыннан вәкилләрне дә катнаштыру бурычын Петербург хатын-кызлары комитеты үз өстенә алган. Шулай итеп, башкорт мамык шәлен бу күргәзмәгә алып барып, зур казанышлар яулап кайтканнар.

Шәл бәйләнем
Шәл бәйләнем, шәл бәйләнем
Шәл бәйләнем, шәл бәйләнем,
Шәлем түңәрәк түгел дә
Шәлем түңәрәк түгел.

Әннә-гиҙер, әннә-гиҙер генәйем дә
Әннә-гиҙер, әннә-гиҙер генәйем.

Осоп барып күрер инем,
Осоп барып күрер инем,
Йәнем күбәләк түгел дә,
Йәнем күбәләк түгел.

Ҡара бәрәс тиреһе лә
Ҡара бәрәс тиреһе лә,
Ҡама булыр тиһеңме лә
Ҡама булыр тиһеңме?

Шәл бәйләнем, шәл бәйләнем
Шәл бәйләнем, шәл бәйләнем,
Шәлем түңәрәк түгел дә
Шәлем түңәрәк түгел.

Әннә-гиҙер, әннә-гиҙер генәйем дә
Әннә-гиҙер, әннә-гиҙер генәйем.

Башҡорт халыҡ йыры"

Хәзерге көндә дә Зиянчура шәлләре Ырынбур өлкәсендә иң сыйфатлылар рәтендә санала.

Электән телдән-телгә тапшырылып килгән бер риваять бар. Императрица Екатерина II үзенең Урал тарафларындагы сәфәрендә кыска гына вакытка бүгенге Зиянчура биләмәсендә туктала. Башкортларның тупсага аяк баскан һәр кешегә бүләк бирү гадәте бар, хөрмәт йөзеннән патшабикәнең иңенә кабарып торган шәл салалар. Таварның сыйфатлы икәнен исбатлау өчен, патшабикәнең күз алдында шәлне балдак аша үткәрәләр.

Әзер челтәр шәлне балдак аша үткәрү йоласы әле дә яши.

Элек-электән зиячуралар шәл бәйләү өлкәсендә дан тотканга күрә, бер Исәнгол авылында Бөек Ватан сугышына кадәр үк (30 нчы елларда)"Свобода" дип аталган әртил булдырылган. Бу әртил Ырынбурда оештырылган 34 предприятие арасына кергән. Кечкенә генә оешмадан зур, көчле предприятиегә әйләнгән. Биредә 1200 өйдә эшләүче остабикә теркәлгән булган.

60-70 елларда бөтен илдә, шул исәптән Башкортстанда да, шундый ук дәүләт предприятиеләре төзелә башлый. Шәл бәйләү процессы ике этаптан оештырыла: башта бәйләү коралында шәлнең уртасы бәйләнгән, ә аннары кулдан читләре челтәрләнгән.

Хәзерге көндә мондый кәсепханәләр ябык, әмма шәл бәйләү әле дә күп гаиләләргә керем, табыш алып килә. Шәл бәйләү кәсебе дәвам итә. Алда саналып киткән төбәкләрдән башка, Мәләвез, Салават, Федоровка, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Күгәрчен, Авыргазы, Куергазы, Миякә, Гафури һәм башка районнарның вәкилләре дә төрле конкурсларда актив катнаша.

Дебет шәленең төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дебет шәленең башка төрләре дә бар: челтәр шәл һәм сугылган шәл. Башкортларның сугылган шәле — тукучылыҡ өлкәсендә башка бер халыкта да аналогы булмаган күренеш. Мондый шәл туку станогында сугыла. Челтәр шәлнең уртасы да, читләре дә чемәрле, бизәкле була. Мондый шәлне җылы көннәрдә ябыналар. Соңга таба челтәр палантиннар модага керә башлый.

Республикада халыкара һәм төбәк шәл бәйләү осталары конкурслары, күргәзмәләре үткәрелә. Беренче күргәзмә Уфада 1992 елда үтә. Бу күргәзмәдә 100 дән артык дебет шәле, челтәрле шәл һәм палантиннар күрсәтелә. Иң оҫта бәйләүче дип Зиянчурадан Хәтифә Исмагилова таныла. Икенче конкурс Күмертау каласында 1996 елда үткәрелә. Төбәкара халыҡ ижаты фестивале 1998 елда Курган каласында үтә һәм анда да башкорт остабикәләре уңышлы катнаша.

Зиянчура районында «Шәл бәйрәме» дип оештырылган чара махсуслаштырылган « Зиянчура шәле» конкурс-күргәзмәсенә әверелеп, хәзер өр-яңа статуста — «Башкорт шәле» җөмһүрият фестивале дип атала. 2015 елда Гран-прины Исәнгол авылыннан Зөлфия Бикбулатова яулаган. Бу конкурсны Җөмһүрият Халык иҗаты үзәге оештыра. Ярыш калын шәл, юка шәл һәм челтәр шәл; кара һәм ак шәл; төсле палантиннар номинацияләре буенча үтә.

Елдан-ел конкурста катнашучылар һәм районнарның саны арта бара.

Видеоматериаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Вечная нежность башкирской шали» Часть 1, Уфа, 2009 г.
    • «Вечная нежность башкирской шали» ч.2(2). г. Уфа. 2008 г.
    • «Башкирская шаль», 2003 г. Стерлибашево.
    • Башкирская народная песня «Шаль вязала»
    • Башкирскую народную традицию «Шаль вязала» показывают самодеятельные артисты Аптракского дома культуры
    • Башкирский народный танец «Шаль вязала» — Фазылитдинова Айсылу, с Уральск
    • Башкирские шали. Зианчуринские шали.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Руденко, С. И. Башкиры: историко-этнографические очерки Текст. / С. И. Руденко. Перепеч. с изд. 1955 г. (М.; Л.) с изм. и доп. — Уфа: Китап, 2006.
  • Лактюнкина Татьяна Эдуардовна. Кустарно-ремесленное производство и промыслы на Южном Урале в конце XIX — начале XX веков[1]
  • К истории пуховязального искусства у башкир (на примере юго-восточных башкир). Источник: Т. Я. Абдулгазина. К истории пуховязального искусства // Проблемы этногенеза и этнической истории башкирского народа. Материалы Всероссийской научно-практической конференции, посвященной 70-летию С. Н. Шитовой. — Уфа: Гилем, 2006 [2]
  • Башкирская шаль согрет в любую погоду 08.12.2014, [3] 2016 елның 27 май көнендә архивланган.
  • Илдар Акъюлов. «Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, шәлем түгәрәк түгел...». Башкортстан, 20-11-2015 [4] 2016 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган.
  • ЭНЦИКЛОПЕДИЯ БАШКИРИИ ШАЛИ БАШКИРСКИЕ ПУХОВЫЕ. Авижанская С. А., Бикбулатов Н. В., Кузеев Р. Г. Декоративно-прикладное искусство башкир. Уфа, 1964.
  • Республиканский фестиваль башкирской шали. «Республика Башкортостан» от 5 ноября 2015 г.
  • А. Г. Янбухтина. В БАШКОРТОСТАНЕ ПРОШЕЛ ФЕСТИВАЛЬ ШАЛИ.
  • Родина оренбургского пухового платка — Зианчуринский район Башкортостана, Башинформ. РФ, 23 ноября 2005 года. : Анатолий Пастухов [5]
  • А оренбургский-то платок башкирский! (c интернет-газеты «БАШвестЪ») Пуховый платок / / 2010-03-11 [6] 2016 елның 4 февраль көнендә архивланган.