Башкорт дәүләт сәнгать музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт дәүләт сәнгать музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Башкорт дәүләт сәнгать музее
NesterovMuseum1.jpg
Нигезләү датасы 5 гыйнвар 1919
Дәүләт Flag of Russia.svg Русия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан һәм Уфа
Мирас статусы Русиянең мәдәни мирас объекты[d]
Рәсми веб-сайт museum-nesterov.ru
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите Nesterov's art museum in Ufa
Башкорт дәүләт сәнгать музее (Җир)
Red pog.png
Commons-logo.svg Nesterov's art museum in Ufa Викиҗентыкта

М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее(баш. М. В. Нестеров исемендәге Башҡорт дәүләт художество музейы) — Уфадагы музей.

1919 елның 5 гыйнварында, Русиядә тәүгеләрдән булып шәһәрнең революцион комитеты карары нигезендә оештырыла һәм бер елдан соң, 1920 елның 5 гыйнварыннан, эшли башлый. Ул чакта Пролетар сәнгать музее дип атала. Музейга шәһәрнең иң матур йорты бүленә, аңа учреждениеләрдәге, качкан дәүләтле өйләрендәге, губерна— музеендагы сынлы сәнгать әйберләре күчерелә. Музейны оештыру өчен Мәскәүдән рәссам һәм архитектор И. Е. Бондаренко чакырыла. Ул килгәч тә, эшкә урындагы рәссамнарны җәлеп итә.

Тиздән Мәскәүдән күренекле рус рәссамы М. В. Нестеровның якташларына — Уфа халкына — бүләк иткән 102 картинадан торган коллекциясе кайтарыла. Революцияга тиклемге рус сынлы сәнгате мирасларыннан торган бу коллекциядә И. Репин, И. Левитан кебек бөек рәссамнарның картиналары да була.

Музейның XIX—XX быуаттагы рус сәнгате булеге Нестеров бүләге белән генә чикләнми. Аны тулыландыруга Мәскәү һәм Ленинград галереялары һәм музейлары зур ярдәм курсәтә. Алар аша Уфага Көнбатыш Аурупа, шулай ук Япония һәм Кытай сәнгате үрнәкләре дә килә. Музей тоташ тулылана. Башкорт сынлы сәнгатенең барлыкка килүе, халыкның сырлап, бизәп, чигеп зәвык белән эшләгән әйберләрен җыю буенча үтә торган экспедицияләр сөземтәсендә музейда купшы, шул исәптән Башкортстанның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы яңа бүлекләр ачыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]