Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы
| Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1940 |
| Рәсми исем | Стерлитамакский филиал Уфимского университета науки и технологий |
| ... хөрмәтенә аталган | Стәрлетамак |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Стәрлетамак, Стәрлетамак шәһәр округы[d], Стәрлетамак районы һәм Башкортстан |
| Урам | Ленин проспекты[d] |
| Ана ширкәт | Уфа фән һәм технологияләр университеты |
| Адрес | 453103, Россия Федерациясе, Башкортстан Республикасы, Стәрлетамак шәһәре, Ленин проспекты, 49 йорт |
| Рәсми веб-сайт | strbsu.ru(рус.) |
Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы (рус. Стерлитамакский филиал Уфимского университета науки и технологий) — Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә эшләп килүче Уфа фән һәм технологияләр университеты филиалы.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Стәрлетамак башкорт педагогия училищесы базасында 1940 елда Стәрлетамак укытучылар институты буларак барлыкка килә. Ул чактагы ике факультетка (тел һәм әдәбият факультеты, физика-математика факультеты) 60 студент укырга алына.
Институтның архив материалларына караганда, РСФСР Мәгариф министрлыгының 1946 ел 14 июнендә кул куелган 591нче боерыгы нигезендә тел һәм әдәбият факультетында өч бүлек булдырыла; шул ук елда рус теле һәм әдәбияте бүлегенә 16 студент, башкорт теле һәм әдәбияте бүлегенә 21 студент, тарих бүлегенә 21 студент кабул ителә.
1993 елдан бирле татар бүлеге эшләп килә. 1998 елда ул татар кафедрасы итеп үзгәртелде, соңрак татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы буларак дәвам итте, мөдире – Илшат Нәсипов. 14 ел эчендә татар бүлеген җәмгысе 260 талип тәмамлаган.

2004 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе буларак үзгәртелә, 2009 елда Зәйнәп Биишева исеме бирелә.[1]
2012 елдан – Башкорт дәүләт университетының 2000 елда нигезләнгән Стәрлетамак филиалы белән берләштерелә.[2]
2022 елдан әлеге исемен йөртә.
Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы бүлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Көндезге уку:
- Математика, информатика һәм санак техникасы
- Физика һәм математика
- Гамәли математика һәм информатика
- Педагогика һәм психология белеме бирү (кафедра мөдире Р. М. Сәлимова)
- Тарих
- Технология һәм эшмәкәрлек
- Оешма менеджменты
- Рус теле һәм әдәбияты
- Рус теле һәм әдәбияты, чит теле
- Чит теле
- Рус теле һәм әдәбияты, мәдәният белеме
- Рус теле һәм әдәбияты, чуаш теле һәм әдәбияты (уку вакытының 15% – чуаш телендә)
- Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты (уку вакытының 15% – татар телендә)
- Башкорт теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты (уку вакытының 15% – башкорт телендә)
- Башкорт теле һәм әдәбияты, чит теле (уку вакытының 10% – башкорт телендә)
- Башкорт теле һәм әдәбияты, тарих (уку вакытының 10% – башкорт телендә)
- Педагогика һәм башлангыч мәктәп методикасы
- Биология һәм химия
Читтән торып уку:
- Математика
- Тарих
- Технология һәм эшмәкәрлек
- Оешма менеджменты
- Рус теле һәм әдәбияты
- Рус теле һәм әдәбияты, мәдәният белеме
- Башкорт теле һәм әдәбияты (уку вакытының 15% – башкорт телендә)
- Татарский язык и литература (уку вакытының 15% – татар телендә)
- Чувашский язык и литература (уку вакытының 15% – чуаш телендә)
- Педагогика һәм башлангыч белем методикасы
- Музыкаль белем
- Биология
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Җитәкчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Сәләх Думаев (1940)
- Алексей Ковальский
- Игорь Сыров
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2022-01-26, retrieved 2025-11-02
- ↑ РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 9 октябрендәге 95 номерлы боерыгы нигезендә
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Стәрлетамакта мәгариф һәм фән
- Стәрлетамаҡтар үҙ обсерваторияһын асырға итә(үле сылтама) (башк.)
- Стәрлетамаҡ дәүләт педагогия академияһына – 70 йыл (үле сылтама) (башк.)
