Башкорт иттифакый бюросының мөхбире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт иттифакый бюросының мөхбире latin yazuında])
Башкорт иттифакый бюросының мөхбире
Башкорт иттифакый бюросының мөхбире
Tөр

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Зәки Вәлиди

Нигезләнгән

1917

Тел

иске татар теле

Публикацияләр туктату

1918

Төп офис

Ырынбур

«Башкорт иттифакый бюросының мөхбире» («Известия башкирского областного бюро») — Зәки Вәлиди нигез салган, Февраль революциясеннән соң башланып киткән башкорт милли-азатлык хәрәкәте гәҗите.

Беренче саны Ырынбурда 1917 елның 14 июнендә чыга. Атналык 1917-1918 елларда башкорт хәрәкәтләрен оештыруда, I Башкорт съездын әзерләүдә оештыручы була.

Гәҗиттә Зәки Вәлидинең «Башкортлар алдында торган эшләр» дигән зур гына мәкаләсе урын ала. Ул башкорт халкы үз җирендә югалып бара, Милли хәрәкәтнең асылын һәм бурычларын аңлата; җир, мәгариф,акча мәсьәләләрен юнәлтеп, башкорт халкының югалткан байлыгын кичекмәстән кайтарып алырга һәм башкорт дәүләте төзүгә чакыра.

Гәҗиттә Мәскәүдә узган I Мөселман съезды карары белән башкорт делегациясе риза булмавы турында, I Башкорт съездына әзерлек турында мәгълүмат бирелә.

Бер айдан, 15 июльдә, II Башкорт съезды алдыннан гәҗит исеме «Башкорт» дип үзгәртелә. 1918 елда, Ырымбурны кызыллар алгач, Мөселман комиссариаты да «Мөхбир» исемле гәҗит чыгара.

1918 елның февралендә Ырынбур Вакытлыча Революцион комитеты Башкорт Шурасы әгъзаларын кулга ала. Гәҗит чыгару туктатыла, типография конфискацияләнә. Гәҗит 1918 елның 6 июнендә Чиләбе шәһәрендә К. Гыйсмәти һәм Г. Сөләймәнов редакциясендә, «Урал» типографиясендә чыга башлый. 1918 елның июлендә Ырынбур кабат аклар һәм ак чехлар кулына күчә. Вәлидов хөкүмәте Чиләбедән Ырымбурга күчә. Монда «Башкорт» гәзите белән бергә «Башкорт тавышы» гәзите чыга. 20 августа «Башкорт тавышы» «Башкортстан хөкүмәтенең теле» исеме белән бастырыла, «Башкорт» гәзите чыгудан туктатыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Янаби Т. Башкирская периодическая печать. 1919–1929 гг. // Десять лет на культурном фронте: Сб. ст. Уфа. 1929;
  • Павлов В.А. Крах буржуазной прессы Урала 1917 года // Вопросы истории печати. Свердловск, 1974

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]