Башкорт күтәрелешләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт күтәрелешләре latin yazuında])
Башкорт күтәрелешләре
Урын Башкортстан

Башкорт күтәрелешләреXVIXVIII гасырларда башкортларның Россия патшалыгы феодаль-колониаль сәясәтенә каршы милли-азатлык көрәше.

Башкорт күтәрелешләре тарихи феномен булып санала, чөнки азатлык өчен җанын-тәнен аямый көрәшү мисаллары тарихта сирәк очрый. Башкортлар үз хокуклары өчен көрәшеп кенә калмый, патша хөкүмәтен җитди ташламалар ясарга мәҗбүр иткән. Бу мәсьәләләрне өйрәнмичә, башкортларның һәм барча Җаек-Идел халыкларының тарихын күз алдына тулысынча бастыру мөмкин түгел.

XVI гасырның катлаулы чорында башкортлар үз ирке белән Россия дәүләтенә килешү нигезендә кушылу турында ул заман өчен төпле сәяси карар кабул итә (хәзерге термин белән — федераль килешү төзи). Рус хөкүмәте аларга тыныч тормыш, чит баскынчылардан яклау гарантиялый, башкорт халкының үз җирләренә хокугын калдыру белән ризалаша, эчке үзидарәлекне һәм дин иреклеген бирә. Башкортлар үзләрен Россия дәүләтенең гражданы итеп таный, җир өчен ясак түләргә, үз хисабына хәрби хезмәт итәргә ризалаша. Башкортстанның Тоболдан алып Иделгә, Җаектан Чулманга тиклемге зур территориясе Россия составына керә.

Килешү башкортларның да, Россия дәүләтенең дә мәнфәгатьләренә җавап бирә. XVI гасырның икенче яртысында — XVII гасырның башында рус хөкүмәтенең сәясәте килешү буенча бара.

Файл:Башҡорт күтәрелешләре.jpeg
XVII-XVIII гасырларда башкорт күтәрелешләре

Әммә XVII гасырның беренче яртысыннан патша власты Башкортстанда икейөзле сәясәт үткәрә башлый: кушылу шартларын рәсми рәвештә таныса да, гамәлдә аны бозуга юл куя. Җирләрне тартып алулар башлана, ясак күләме арта, христиан диненә күндерү ынтылышы ясала. Уфа воеводалары баш-баштаклык һәм золым кыла. XVIII гасырның 30нчы елларыннан рус патшалыгы изү сәясәтен аның саен көчәйтә бара, ул колониаль төс ала. Җавап итеп башкортлар коралга тотына. Ике йөз ел дәвам иткән башкорт күтәрелешләре шулай башланып китә.

XVI гасыр азагында — XVII гасыр башында патшалык сәясәтенең кайбер якларына ризасызлык белдергән башкортлар башка күрше халыкларның Россия патшалыгына каршы хәрәкәтенә кушыла. Урта Идел халыкларының 1572, 1581 һәм 1616 еллардагы күтәрелешләрендә аларның актив катнашулары бу хакта сөйли. Артабан башкортлар башлап йөрүчеләре һәм төп этәргеч көче булган күтәрелешләр китә. Шундыйларның берсе 1645 елдагы күтәрелеш була. Аңа патша властларының, башкортлар белән исәпләшмичә, алар җирендә Минзәлә кәлгасен төзү сәбәпче була. Башкортстан җирендә Тоболдан Иделгә, Җаектан Чулманга тиклем җәелгән гомуми башкорт күтәрелешләре XVII гасырның уртасында башлана.

Күтәрелешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1662-1664[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1662—1664 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — җирләрне талап алу, ясакларның үсүе, Уфа властларның баш-баштаклыгы. Җитәкчеләре — Сары Мәргән, Гәвер Акбулатов, Азнагол Рыскулов, Бикҗән Туктамышев, Арысланбәк Бәккин, Ишмөхәмәт Дәүләтбаев. Нәтиҗәдә Россия башкортларның җир биләмәләренә хокугын тагын рәсми раслый, Уфа властларның баш-баштаклыгын шелтәли, Уфа воеводасы вакытыннан алда алмаштырыла.

1681-1684[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1681—1684 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — башкорт җирләрен талап алулар, башкортларны көчләп христианлаштырырга маташу. Җитәкчеләре — Сәет Ягафәров мулла, Көчек Юлаев. Нәтиҗәдә Россия башкортларның җир биләмәләренә хокугын рәсми раслый, христиан диненә күчерүдән баш тарта, Уфа воеводасы вакытыннан алда алмаштырыла.

1704-1706[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 17041706 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — башкорт җирләрен басып алу, яңа ясаклар билгеләү, җанисәп үткәрү һәм башкортларны христиан диненә күчерергә маташу. Җитәкчеләре — Иман батыр, Дөмәй Ишкәев. Нәтиҗәдә башкортларның таләпләрен канәгатьләндерергә сүз бирелә.

1707-1708[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 17071708 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — җирләрне тартып алу, яңа салымнар, ясак күләмен арттыру өчен халык исәбен алу, христианлаштыру. Җитәкчеләре — Алдар Исәкәев, Күчем Түләкәев. Нәтиҗәдә Россия башкортларның җир биләмәләренә хокугын рәсми раслый, яңа салымнарны, халык исәбен алуны бетерә, христианлаштыруны туктата.

1709-1711[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 17091711 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — Россия хөкүмәтенең 1708 елда биргән вәгъдәләрен даими үтәмәве, патша властларының баш-баштаклыгы. Җитәкчеләре — Алдар Исәкәев, Уракай Юлдашбаев, Нәтиҗәдә Россия 1708 елда башкортларга бирелгән ташламаларны яңадан раслый.

1735-1736[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 17351736 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — башкорт җирләрен күпләп тартып алу максатында Башкортостанга Ырынбур хәрби экспедициясен оештыру. Җитәкчеләре — Килмәк Нурышев, Акай Күчемов, Йосып Арыков. Нәтиҗәдә Россия хөкүмәте көрәшне канлы бастыра, 15 меңнән артык башкорт һәлак була.

1737-1738[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 17371738 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — Ырынбур хәрби экспедициясе оештыру, 1735-1736 елллардагы көрәшне аяусыз бастыру. Җитәкчеләре — Бәпәнәй Төрепбирдин, Мәндәр Карабаев, Төлкечура Алдагулов, Көсәп Солтангулов, Рысай Игымбәтов, Сәетбай Әлкалин. Нәтиҗәдә көрәш канлы бастырыла, 10 меңнән артык башкорт кырыла.

1739-1740[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 17391740 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — Ырынбур хәрби экспедициясен оештыру, башкорт халкының исәбен алу, 1737-1738 еллардагы күтәрелешне аяусыз бастыру. Җитәкчеләре — Карасакал (Миңнегол Юлаев), Әланҗеянгол Котлыгужин, Мәндәр Карабаев, Теләвкәй Олытимеров. Нәтиҗәдә күтәрелеш аяусыз бастырыла, 15 меңнән артык башкорт һәлак була. Шулай да патша хөкүмәте башкортларның җир биләмәләренә хокугын рәсми раслый, башкортларның исәбен алудан һәм җан башына ясак салудан баш тарта.

1755-1756[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 17551756 еллар. Күтәрелешнең сәбәпләре — башкорт җирләрен басып алу, ясакны казнадан тоз сатып алу белән алмаштыру, көчлек белән христианлаштыру. Җитәкчеләре — Ялан Эткол, Ходайбирде мулла, Чурагол Миңнебаев, Әликәш Сөендеков, идеологы — Батырша. Нәтиҗәдә көрәш канлы бастырыла, берничә дистә мең башкорт һәлак була, күпләре Казакъстанга кача. Россия батшалыгы башкортларның җир биләмәләренә хокукын кабаттан раслый, мөселманнарны христианлаштыру дулкыны сүрелә.

Башкорт күтәрелешләре Россия патшалыгының феодаль-колониаль сәясәтенә каршы милли-азатлык сызатлы көрәш булуы белән тарихи әһәмияткә ия. Куп югалтулар кичерсә дә, башкортлар заманында шәхси иркен һәм җир биләмәләренә хокугын саклый алды.

XVIII гасырның соңгы чирегендә башкорт көрәшенең яңа этабы башлана. Алар рус һәм башка халыклар белән берләшеп көрәшкә күтәрелә. Аның ачык мисалы — 1773-1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы һәм 1835 елгы күтәрелеш.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкирское восстание 1735 - 1740 // История Башкортостана с древнейших времен до 60-х годов XIX в. - Уфа, 1996. - С. 231 - 248.
  • Донелли А. С. Завоевание Башкирии Россией, 1552 - 1740: Страницы истории империализмы / Пер. с инг. Л. Р. Бикбаевы. - Б. м.: Междунар.корпорация "Ватан", 1995. - 287 с. С. 141 - 218.
  • Акманов И. Г. Башкирия в составе российского государства в XVI - первой половине XVIII вв. - Свердловск, 1991. - 154 с. С. 98 - 140: Башкирские восстания.
  • Башкирское восстание 1735 - 1740 // Очерки по истории Башкирской АССР. - Уфа, 1956. - К. 1, ч. 1. - С. 169 - 186.
  • Ирек Акманов. Башкортстан календаре 2004 елга.
  • Башкортстан тарихы: Борынгы заманнардан XIX гасыр ахырына кадәр/ Җаваплы ред.И.Г. Акманов. -Уфа: Китап, 2007. сүрәтләре белән 248 бит. ISBN 978-5-295-04137-2
  • История башкирского народа Уфа: Китап 1-7 тт. T. IV. - 2011. - ISBN 978-5-02-038276-3 (т.4)
  • Александр Леонидов. № 3, 2007. Статья в журнале "Учитель Башкортостана" (к 450-летию вхождения Башкортостана в состав России).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]