Уфа сәнгать укуханәсе
Уфа сәнгать училищесы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Уфа музыка техникумы (1921-1926) Башкорт дәүләт сәнгать техникумы (1926-1936) |
Нигезләү елы | 1921 |
Урын | ![]() ![]() |
Адрес | БР, Уфа , Пушкин урамы, 103а. |
Сайт | http://uui-rb.ru/ |
Логотип | ![]() |
Уфа сәнгать училищесы, рус. Уфимское училище искусств, баш. Өфө сәнғәт училищеһы — 1921 елдан Уфада эшләп килүче, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә махсус урта белемле белгечләр әзерләүче уку йорты, бюджеттагы һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты (көллият).
Балалар музыка, сәнгать мәктәпләре өчен укытучылар, мәдәният оешмалары өчен хезмәткәрләр әзерләп чыгара.
Директор — Владимир Белов, РФ атказанган, БР халык артисты.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1921 елның 1 сентябрендә Уфа губернасының һөнәри белем идарәсе карары белән Уфа музыка техникумы буларак ачылган[1].
- 1926 елда исеме Башкорт дәүләт сәнгать техникумы итеп үзгәртелгән.
- 1936 елда техникум икегә бүленә: Уфа музыка училищесы һәм Уфа театр-сәнгать училищесы.
- Бөек Ватан сугышы елларында укуханәләр ябыла.
- 1960 елда Уфа сәнгать училищесы буларак эшчәнлеген яңарта.
- 1997 елда Сибайда филиалы ачыла.
Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Музыка һәм сәнгать бүлекләрендә дизайн, фортепиано, вокал сәнгате, оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары, халык оркестры уен кораллары, эстрада җыры, музыка теориясе, Россия халыкларының музыка уен кораллары, музыкада тавыш яздыру осталыгы, хор дирижерлыгы, оркестр өчен кыллы уен кораллары, эстрада уен кораллары белгечлекләренә өйрәтәләр.
Укуханә укытучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Солтан Габәши
- Вәли Галимов
- Касыйм Дәүләткилдиев
- Вәлиулла Мортазин-Иманский
- Миләүшә Мортазина
- Мәкәрим Мәһдиев
- Шамил Рәхмәтуллин
- Илшат Йомагулов
- Рим Сыртланов
- Нур Даутов һ.б.
Укуханәне тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шулай ук карагыз: Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар.
Укуханә 10 меңнән артык махсус урта белемле белгеч әзерләгән.
Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уфаның Киров районында урнашкан бина 1971 елда 4 катлы итеп кирпечтән төзелгән. 600 урынлы концерт залы, картиналар галереясы бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1997 «Культура» газетасы үткәргән «Окно в Россию» бәйгесендә укуханәнең сәнгать бүлеге призлы урын алган.[2]