Көнбатыш башкорт диалекты
Көнбатыш башкорт диалекты | |
Илләр: | |
---|---|
Төбәкләр: | |
Күзәтүдә тора: | |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
ГОСТ 7.75–97: |
баш 086 |
Көнбатыш башкорт диалекты — башкорт теленең ике диалектына кайбер тикшерүчеләр куша торган өченче диалект. Татарлар белән башкортлар бергәләп яшәгән төбәкләрдә татар һәм башкорт телләренең тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип санала.
Көнбатыш диалект мәсьәләләренә караган Җәлил Киекбаев, Әхнәф Юлдашев, Радик Сибәгатов язмалары бар.
Язу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Язуы юк.
Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Көнбатыш башкорт диалекты Башкортстанда, Татарстанда, Пермь краенда таралган. Ләкин рәсми сан алу мәгълүматлары андый таралышны расламый. Татарстанда башкортлар тупланып яшәгән торак урыннары юк. Башкортстан, Пермь краенда торучы башкортлар туган телләре итеп татар телен күрсәтәләр. Бәян ителгән җирлектә татар теленең минзәлә, бөре, пермь, байкыбаш, стәрлетамак һ.б. сөйләшләр таралган. Аларның барысында да башкорт теленә генә хас, татар теленә хас түгел сөйләм үзенчәлекләре юк.