Баш эчендәге идиопатияле гипертензия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш эчендәге идиопатияле гипертензия latin yazuında])
Баш эчендәге идиопатияле гипертензия
Саклык белгечлеге неврология
ICD-9-CM 348.2[1][2]
NCI Thesaurus идентификаторы C85035[1]
 Баш эчендәге идиопатияле гипертензия Викиҗыентыкта

Баш эчендәге идиопатияле гипертензия (БэИГ) аерым игътибарга лаеклы. ИБэГ күләмле ясалу булмаганда баш эчендәге басым арту яки АМС гадәти күрсәткечләре белән гидроцефалия өчен карынчыклар киңәю буларак билгелиләр. ИБэГ гомер өчен куркыныч түгел, әмма папилляр шешү өчен тотрыклы күрү начарлану үсеше мөмкин. 90% авыру — бала тудыру яшендәге хатын-кызлар, симерү, еш аменорея белән итегүчеләр. Баш эчендәге гипертензия шулай ук тетрациклин, налидикс әчелеге һәм тимер препаратларын кабул итү нәтиҗәсендә үсеш алырга мөмкин. Өстәвенә, ИБэГ йокы вакытында апноэ белән була ала.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Баш эчендәге югары басым билгеләре һәм симптомнары алданрак бирелгән.

2. Люмбаль пункция > 250 мм су баг. югарырак басым, ялкынсыну күзәнәкле булмавын, глюкоза һәм аксымның гадәти дәрәҗәсен ачыклый. Әмма гадәти баш эчендәге басым белән юан кешеләрдә басым югары була.

3. Неврологик тикшерүләр гадәти үлчәмдәге карынчыклар һәм еш — буш төрек иярен күрсәтә. МРТ'да тышчаларыннан иркен күрү нервы күренә ала. Синусның веноз тромбозын төшереп калдыру кирәк.

4. Барышы. Күпчелек авыруларда чир үзлегеннән кабатлану һәм ремиссияләр белән озак була, әмма кайвакыт чир берничә ай була. Үлем очраклары сирәк, шактый күрү югалту еш очрый.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп максат — баш авыртуын киметү һәм күрү начарлануын булдырмау.

1. Баш эчендәге басымны арттыручы препаратларны кулланудан туктау.

2. Даими периметрия башлангыч билгеләрне яки күрү кырында үзгәрешләрне табу өчен кирәк.

3. Диуретиклар (мәсәлән, ацетозоламид яки тиазидлар) баш авыртуын дәвалауда һәм күрү кыры үзгәрешендә сайлау препараты санала. Топирамат аеруча көчле баш авыртуында булыша.

4. Юан авыруларда хәтта аз гына тән авырлыгын киметү папилляр шешү бетүенә китерә. Киметүне диетолог күзәтүендә башкарырга кирәк.

5. Күрү нервы фенестрациясе күрү нервының менингеаль тышчаларын кисеп алудан тора, — вакытында үткәргәндә күрүне сакларга булыша торган имин һәм нәтиҗәле процедура, әмма баш авыртуларын сирәк киметә.

6. Люмбоперитонеаль яки вентрикулоперитонеаль шунтларны кайвакыт куялар, әмма аларның нигезсезлек куркынычлыгы югары һәм еш хирургик ревизия кирәк.

7. Йокы вакытындагы апноены дәваларга кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.