Баязит Бикбай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Баязит Бикбай
Б.Бикбай.jpg
Баязит Бикбай
Тугач бирелгән исеме: Баязит Гаяз улы Бикбай
Псевдонимнар: Баязит Бикбай
Туу датасы: 19 гыйнвар 1909(1909-01-19)
Туу урыны: Куергазы районы, Яңа Калтай авылы
Үлем датасы: 2 сентябрь 1968(1968-09-02) (59 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1927-1968
Юнәлеш: поэзия, драматургия, проза, публицистика
Жанр: шигырь, поэма, драма
Иҗат итү теле: татар теле, башкорт теле
Дебют: «Үтеп барган көннәр» (1932)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1970)
Бүләкләр: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены

Баязит Бикбай (псевдоним, тулы исеме Баязит Гаяз улы Бикбаев, баш. Баязит Бикбай, Баязит Ғаяз улы Бикбаев) – язучы, С. Юлаев исемендәге премия лауреаты (1970), БАССР атҡазанган сәнгать эшлеклесе (1957).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 елның 9 гыйнварында Ырынбур губернасы Ырынбур өязе (1965-1992 елларда БР Күмертау районы, хәзерге Куергазы районы) Яңа Калтай авылында туган. Ташлы һөнәри-техник укуханәсендә, Ырынбур педагогия техникумында укый, Уфа педагогия техникумын (1929) тәмамлый.

1930-1931 елларда (Рәшит Нигъмәти, Баязит Дим белән бергә) Туймазы районы «Ленин юлы» татар газетасында җаваплы сәркатип була.

1931-1935 елларда «Башҡортостан» газетасында, Уфа китап нәшриятында бүлек мөдире, «Октябрь» журналының җаваплы сәркатибе, Уфада драма театрында әдәби бүлек мөдире булып һәм БАССР язучылар берлегендә эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баязит Бикбай – ул шагыйрь дә, драматург та, прозаик та, публицист та.[1]

Поэзия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. Бикбай бик яшьли әдәбият белән мавыга. 9-10 яшендә Г.Тукайның күп шигырьләрен яттан белә, татар-башкорт халык иҗатын яратып укый. 1927 елларда өлкә матбугатында шигырьләре күренә башлый. 1932 елда аның «Үтеп барган көннәр» исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң «Урман артында» (1934), «Кояшлы көн» (1934), «Яшә, тормыш!» (1939), «Якты җир» (1941) дигән шигырь китаплары чыга. Бөек Ватан сугышы елларында саулыгы аркасында фронтка бара алмый. Әмма аның күп шигырь җыентыкларында, очерк, пьесаларында сугыш темасы чагылыш таба: «Утлы юллар» (1943), «Безнең кала» (1944), «Самолет алган Хәбирҗан» (1944), «Кулъяулык» (1945), «Ватан чакыра», «Бер ата балалары» һ.б. Казанда 1941 елда «Җиргә мактау» китабы (Әкрам Вәли баш сүзе белән) басылып чыга.

Драматургия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елдан Баязит Бикбай драматургиядә дә уңышлы эшли, беренче мәртәбә «Карлыгач» драмасы белән чыгыш ясый. Аннан соң «Салават», «Каһым түрә», «Туган ил чакыра», «Бертуганнар», «Аккош җыры» драмалары, күп кенә бер актлы пьесалар иҗат итә. 1938-1939 елларда шагыйрь Г. Сәләм белән бергә, «Салават» драмасын яза. Б. Бикбайның «Салават» драматик поэмасына (1951-1952) нигезләнеп, Заһир Исмәгыйлев «Салават Юлаев» операсын язды. Иҗатында музыка театры өчен либреттолар зур урын били: «Азат» операсы (Р. Мортазин музыкасы), «Кодача» музыкаль комедиясе (З. Исмәгыйлев), «Шәүрә» трагедиясе (З. Исмәгыйлев).

Проза[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның прозасы да, поэзиясе һәм драматургиясе кебек, бай һәм образлы теле белән укучының игътибарын тарта. «Кояшлы көн» повесте буенча язылган «Акчелән ташыганда» романы (1958), «Акчәчкә», «Тере чишмәләр» (1968) повестьлары популяр була. 5 томлык сайланма әсәрләре басылып чыга (1969-1973). И.С.Тургенев, М. Горький, М.Бубеннов әсәрләрен тәрҗемә иткән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфаның Сипайлово бистәсендәге урамга язучының исеме бирелгән.[2]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Закиров М. Киң колачлы иҗат : Б.Бикбай. // Кызыл таң. – 2009. – 20 март.

2. Баязит Бикбай турында истәлекләр. Уфа, 1985; .(башк.)

3. Хәмидуллина М.Г. Баязит Бикбай иҗаты. Уфа, 1987. .(башк.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Туган тел сайтында
  2. Уфа шәһәр Советы башкарма комитетының 1984 елның 1 марты карары