Баязит мәчете
Баязит (Баязит мәчете; төр. Bayezid Camii, Beyazıt Camii) — Истанбулда урнашкан мәчет.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәрнең иске ягында, Баязит мәйданында урнашкан. Баязит Солтан II тарафыннан 1500-1506 елларда төзелгән.
Күренеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Архитектура стиле буенча классик госманлылар стилендә төзелгән. Бина үлчәме — 40х40 метр. Ике манарасы бар. Мәчет көбәне диаметры — 17 метр. Мәчет көбәне түбәсе — 44 метр. Манаралар кирпеч орнаменты белән бизәкләнгән.
Мәчет янында мунча (хамам) һәм Мәдрәсә сакланган.
Стеналар мрамор һәм таргылташ белән бизәкләнгән.
Эчке ихатада (Перистиль) 20 колонна тора.