Эчтәлеккә күчү

Безелдәвекләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Безелдәвекләр latin yazuında])
Безелдәвекләр
Нигезләнү датасы 250000 тысячелетие до н. э.
Рәсем
Халыкара фәнни исем Carabidae Пьер Андре Латрейль, 1802[1][2][3]
Таксономик ранг гаилә[1][2][3]
Югарырак таксон плотоядные жуки[d][2][3]
Таксонның халык атамасы Loopkevers[4], løpebiller[5], 步甲科[6], ground beetles һәм carabids
Туклану чыганагы Личинка[7] һәм корсагаяклылар[7]
 Безелдәвекләр Викиҗыентыкта

Безелдәвекләр (Carabidae, тары безелдәвеге, бызлавык, сасы коңгыз) - каты канатлылар отрядыннан бөҗәкләр семьялыгы. Ерткычлар (Adephaga). 20 меңләп төрне үз эченә алган асотрядыннан иң күп санлы семьялык. ТР территориясендә 64 ыругка караган 306 төре теркәлгән.

Төрле формадагы, төстәге һәм зурлыктагы (1 дән алып 47 мм га кадәр) коңгызлар. Гәүдәләре озынча, матур, аяклары озын, йөгерүгә җайлашкан, мыеклары җепсыман яки кылсыман һәм төп буынтыклардан тыш, куе вак тоташ төкле. Барлык аяклары да 5 буынтыклы, ата коңгызларның алгы аяклары киңәйгән һәм аяк табаннары да төкле. Личинкалары камподеосыман формада. Башы яхшы аерылып тора. Мыеклары 4 буынтыклы, күзләре еш кына 6 була яки бөтенләй булмый. Аяклары 5 буынтыклы. Корсагы 10 сегменттан тора, 8 пар гади сулыш юлы бар. Тугызынчы корсак сегменты, гадәттә, церкалар, унынчысы терәк булып тора.

Бызылдавыкларның күпчелеге ерткычлар, бөҗәкләр, аларның личинкалары, моллюсклар, суалчаннар һ.б. умырткасызлар белән туена (зоофаглар), кайберләре үсемлек һәм хайван азыклары белән дә туена (пантофаглар), бик азлары - үлән белән туенучылар (фитофаглар), алар арасында авыл хуҗалыгы һәм урман культураларын зарарлаучылар да бар, башкалары хайван һәм үсемлек калдыклары белән туена (сапрофаглар). Бызылдавыклар умырткалы хайваннарның туклану чылбырында әһәмиятле урын алып тора, авыл һәм урман хуҗалыгындагы корткычлар саны динамикасын көйләү процессында зур роль уйный. Бызылдавыклар биоценозда антропоген һ.б. факторлар тәэсирендә үтүче процессларның һәм тереклек итү мохитенең алыштыргысыз индикаторлары булып торалар.

Бызылдавыкларның 16 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.

  1. 1 2 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
  2. 1 2 3 Ślipiński S. A., Leschen R. A. B., Lawrence J. F. Order Coleoptera Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. 1 2 3 Schmitt M., Bousquet Y., Bouchard P. et al. Family-group names in Coleoptera (Insecta) // ZooKeys / T. L. ErwinSofia: Pensoft Publishers, 2011. — 972 p. — ISSN 1313-2989; 1313-2970doi:10.3897/ZOOKEYS.88.807PMID:21594053
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Norwegian Biodiversity Information Centre — 2009.
  6. (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2022140
  7. 1 2 Stehr R. Schling- und Kletterpflanzen: Unser Haus soll schöner werden - begrünte Dächer und FassadenHeyne Verlag, 1989. — ISBN 3-453-03418-X