Хорватия гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хорватия гимны latin yazuında])
(Безнең гүзәл Ватаныбыз битеннән юнәлтелде)
“Һорватия һимны” һәйкәле
Антун Миханович
Йосип Рунянин

“Lijepa naša domovino” (”Безнең гүзәл Ватаныбыз”) — Һорватиянең милли һимны. Югославия дәүләте 1991 елда таркалганчы, ул федерациягә кергән Һорватия Социалистик Җөмһүрияте һимны буларак кулланылды.
Һимнның текстын һорват язучысы һәм юристы Антун Миханович (1796-1861) 1835 елда ук язган булган. Көен һорват көйязары һәм Австро-Венгрия армиясе гаскәрие Йосип Рунянин (1821-1878) 1846 елда иҗат иткән. Җыр башта телдән телгә, кулдан кулга күчеп йөреп таралган. Ниһаять, 1861-1864 елларда шагыйрь Ватрослав Лихтенеггер (1809-1885) җырның көен дүрт тавышлы башкару өчен эшкәрткән һәм бастырып чыгарган.
Ике бөтендөнья сугышлары арасындагы елларда Lijepa naša domovino Сербиянең Боже Правде һәм Словениянең Naprej zastava slave һимннары белән бергә Серблар, Һорватлар һәм Словеннар Кыйраллыгы һәм соңрак шулай ук Югославия һимнының бер өлеше буларак та кулланышта булган.

Lijepa naša domovino
(Безнең гүзәл Ватаныбыз)
(Bezneñ güzäl Watanıbız)

Һорват телендә IPA транскрипциясе Татар телендә Tatar telendä
Lijepa naša domovino,

Oj, junačka zemljo mila,
Stare slave djedovino,
Da bi vazda sretna bila!
Mila kano si nam slavna,
Mila si nam ti jedina,
Mila kuda si nam ravna,
Mila kuda si planina!

Teci, Dravo, Savo, teci,
Nit' ti, Dunav, silu gubi,
Sinje more, svijetu reci
Da svoj narod Hrvat ljubi
Dok mu njive sunce grije,
Dok mu hrašće bura vije,
Dok mu mrtve grobak krije,
Dok mu živo srce bije!

[ljeːpa nâʃa domoʋǐːno]

[oj jǔnaːt͡ʃka zěmʎo miːla]
[stǎːre slâːʋe djeːdoʋino]
[dâ biː ʋǎzda srêtna biːla]
[mila kâːno si nâm slâːʋna]
[mila si nâm tî jedîna]
[mila kuːda si nâm râʋna]
[mila kuːda si planǐna]

[těːt͡si drǎːʋo sǎːʋo těːt͡si]
[nit tî dǔnaʋ sîːlu guːbi]
[sîɲe moːre sʋîjeːtu rêt͡si]
[da sʋoj nǎːrod xr̩ʋaːt ʎuːbi]
[dôk mu ɲîʋe suːnt͡se grǐje]
[dôk mu xr̩ǎʃt͡ɕe bûra ʋǐje]
[dôk mu mr̩tʋe grobâk krǐje]
[dôk mu ʒîʋo sr̩t͡se bǐje]

Безнең гүзәл Ватаныбыз,

Курку белмәс сөекле ил,
Ата-бабадан даныбыз,
Мәңгелеккә бул син имин.
Газиз синең данлы чагың,
Газиз синең бердәмлегең,
Газиз мәһабәт тауларың,
Газиз ямьле үзәнлегең.

Драва ага, Сава ага,
Дунай-елга көче арта,
Күк диңгез сөйли дөньяга:
Һорват Ватанын ярата.
Кояш җирне җылытканда,
Имәннәрне җил бөккәндә,
Адәм зат гүргә ашканда,
Йөрәк күкрәктә типкәндә.

Bezneñ güzäl Watanıbız,

Qurqu belmäs söyekle il,
Ata-babadan danıbız,
Mäñgelekkä bul sin imin.
Ğaziz sineñ danlı çağıñ,
Ğaziz sineñ berdämlegeñ,
Ğaziz mähabät tawlarıñ,
Ğaziz yämle üzänlegeñ.

Drava ağa, Sava ağa,
Dunay-yılğa köçe arta,
Kük diñgez söyli dönyağa:
Horvat Watanın yarata.
Qoyaş cirne cılıtqanda,
İmännärne cil bökkändä,
Adäm zat gürgä aşqanda,
Yöräk kükräktä tipkändä.