Безнең дәвер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Безнең дәвер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Безнең дәвер
Октябрь
Безнең дәвер.jpg
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының "Октябрь" мөхәрририяте" казна оешмасы

Баш мөхәрир

Мансур Әминов (татарча гәҗит буенча урынбасары Флёра Шәрипова)

Штат корреспондентлары

18

Нигезләнде

1931

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылы, Ленин ур., 19

Тиражы

1 640[1]


Веб-сайт: www.oktjabr-pressa.ru

Безнең дәвер - татар телендә Башкортстанның Миякә районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр 1 640 данә чыга. 1 000 данәдә башк. «Аҡмулла төйәге» гәҗите таратыла[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елда Миякә районында беренче татарча гәҗит «Большевик» чыга башлый[3].

Сугышка кадәр һәм сугыштан соң Миякә районында татарча һәм урысча ике мөстәкыйль гәҗит чыгып килә.

19321957 елларда татарча «Басу ударниге», урысча «За высокий урожай» исеме белән чыга.

19571962 елларда район гәҗитләре «Ленин байрагы»/ «Ленинское знамя» исемен ала.

1962 елда районнарны эреләндергән чорда Әлшәй районында нәшер ителгән "Дим" гәҗите таратыла[4].

1965 елдан «Октябрь» район гәҗите чыга башлый. 1990 елдан өч теллегә әйләнә.

2006 елдан татарча «Безнең дәвер» (урысча «Октябрь», башк. «Аҡмулла төйәге») булып чыга.

1999 елдан офсет ысулы белән басыла, компьютерда җыела.

Мөхәррирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче мөхәррире итеп коммунист Гәрәй Әхмәтгәрәев билгеләнә[5].
  • 1937 елдан мөхәррире Якуп Гайнуллин (Бөек Ватан сугышында һәлак була), анннан соң Габсәләм Саттаров, Әнвәр Вәлиев, Тәлгат Хәлфин , Әмирхан Кәримов (19521955, 1959 - 1962)
  • Берләшкән гәҗитнең мөхәррире булып К.А. Сафин (татарча гәҗит буенча урынбасары С.Н. Макаева), Т.Х.Гыйрфанов, Д.И. Зарипов, С.П. Кузменко, Н.К. Яруллин эшли.
  • 1991 елдан Р.М. Вәлиев, 2007 елдан М.Х.Әминов.

Район гәзите исемнәре билгеле дистәләгән язучыны һәм журналистны үстерә. Алар арасында Газиз Абдуллин, Хан Абрайский, Әхнәф Әминев (Әхтәм Әминев - ?), Шәриф Мансуров һәм башкалар бар. Район гәзитенең бүгенге мөхәррире Мансур Әминевның зурәтисе – Бөек Ватан сугышында башын салган яугир-журналист Әхнәф Әминев.[6]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кызыл таң
  2. Басма эшчәнлеген тираж билгели
  3. "Газеты СССР. 1917-1960" (том 3, стр. 441) белешмәлеге 1932 елның гыйнварыннан дип күрсәтә.
  4. http://www.miyakirb.ru/newspaper/
  5. ВКП(б) район комитеты карары 18.11.1931
  6. Зур елгага коючы саф чишмє //Кызыл таң. 2010. 13 ноябрь саны